Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Марат Сафин Казанда халыкара теннис турнирын оештырмакчы


Күренекле теннисчы Марат Сафин Татарстан башкаласы Казанда зур халыкара теннис ярышлары оештыруны урынлы дип саный һәм хәтта аның мөдире булырга әзер. Бу хакта ул gotennis.ru сайтында чыккан әңгәмәсендә әйтте.

“Бу бик кызык бер нәрсә, мин бу эшкә рәхәтләнеп алыныр идем,” дип белдерә Сафин. Әмма моның шул ягы да бар – мөдир кеше ул турнирны оештыра гына, ләкин акча эзләп йөри алмый, турнир исә аны оештыруга акча бирүчеләр булганда гына үткәрелә ала, ди күренекле теннисчы һәм үзенең алай йөгереп йөри алмавын әйтә. “Мин ярышларны оештырып, хәлемнән килгәнчә аларның иң югары дәрәҗәдә үтүенә ярдәм итә алам”, ди Марат Сафин.

Шушы мәсьәләлрне хәл итү өчен ул март аенда Казанга килеп Татарстан җитәкчеләре белән сөйләшергә җыена. “Мин Татарстан премьер-министры белән дә, спорт министры белән дә яхшы гына мөнәсәбәттә, алар җитди кешеләр, теннисны яраталар, шуңа да турнирны оештыру белән Казанда проблемалар булмас дип уйлыйм, ди Сафин.

Күптән түгел генә Казанда Европада иң зурлардан саналган теннис үзәге ачтылар. Ул 2013 елгы Универсиада корылмаларының берсе булачак.

XS
SM
MD
LG