Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:23

27 февральдә Татарстан мөселманнарының IV корылтае үтте. Җыенда Татарстан Диния нәзарәте башлыгы итеп бертавыштан мөфти Госман хәзрәт Исхакый сайланды. Мөфти Диния нәзарәтен 1998 елдан – рәсми рәвештә бердәм мөфтият төзелгәннән бирле җитәкли. 1998, 2002, 2006 елларда узган корылтайларда да аны мөфти итеп сайлаганнар иде.

Татарстан хөкүмәтенең дин эшләре шурасы җитәкчесе Ринат Вәлиуллин дәүләт ягыннан мөселманнар корылтаен оештыру эшенең үзәгендә торган кешеләрнең берсе. Ул “Азатлык” радиосына корылтайдан соң туган кайбер фикерләрен җиткерде.

Ринат әфәнде, Татарстан мөселманнары IV корылтаеның төп нәтиҗәсе нидән гыйбарәт?

Корылтай Татарстан халкы өчен генә түгел, Русия мөселманнары арасында да кызыксыну уятты. Чөнки Татарстан мәчетләр саны ягыннан башка күп төбәкләрдән алда тора. Бездә хәзер 1200-дән артык мәчет эшләп килә. Аннан корылтайда президент Шәймиевнең катнашуы да җыенның дәрәҗәсен һәрьяктан да арттырды.

Корылтайда мөселман өммәтенең киләсе 4 елда үсеш мәсьәләләре каралды, яңа стратегик юнәлешләр билгеләнде. Шәймиев үзенең чыгышында Диния нәзарәтенең төгәл эш юнәлешләрен күрсәтте. Ислам диненең татар халкына хас булган Хәнәфи мәзһәбен киңрәк җәелдерү, республикага үтеп кергән башка дини юнәлешләргә чик кую, Татарстан җирлегендә мөселман руханиларын укыту мәсьәләсен күтәрде.

Президентның корылтайга килүе, билгеле, зур вакыйга. Ә ни өчен вәкаләте бетеп барган Шәймиев корылтайда катнашырга булды? Әллә ул динчеләргә юл күрсәтергә, бәхәсләргә нокта куярга теләде микән?

Бу очракта китүче, китмәүче президент дип басым ясау урынлы түгелдер. Шәймиев әлегә республиканың тулы хокуклы җитәкчесе. Аннан соң ул дини мәсьәләләр белән даими кызыксынып торган, кыенлыкларны эчтән аңлаган җитәкче. Аның бу чарадан читтә калырга тырышмавы табигый.

Корылтайның төп максаты – киләчәк 4 елга үсеш юлын билгеләү иде. Президент корылтайда үзенең төпле, уйланган сүзен барлык мөселманнарга ишетелерлек итеп әйтте. Чөнки анда һәрбер мәхәлләдән делегатлар катнашты.

Президент чыгыш ясаганда “Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләп йөрүчеләргә безнең арада урын булмаска тиеш”, дип кискен әйтеп куйды. Ул бу очракта мәзһәб мәсьәләсен күз алдында тоттымы?

Монда мәзһәбләргә басым ясалды. Сүз намаз уку, гореф-гадәтләр Хәнәфи мәзһәбендә башкарылып та башка төрлерәк фикер йөртүчеләр турында барды. Татарстан Диния нәзарәте уставында барлык дини эш Хәнәфи мәзһәбендә алып барылырга тиеш дип язылган. Президентның әйтергә теләгән төп сүзе шул булды.

Бер төрле сөйләү, икенче төрле эшләү гадәте мөфтинең үзенә дә кагылмыймы? Чөнки күптән түгел генә “Звезда Поволжье” газетында тарихчы Дамир Исхаковның мөфти Госман Исхакый турында мәкаләсе басылды. Анда сүз мөфтинең татарларга хас булмаган дини юнәлешләргә якын торуы язылган.

Моны төрле яктан карарга кирәк. Зур чаралар алдыннан мондый мәкаләләрнең, аналитик белешмәләрнең басылуы табигый хәл. Госман хәзрәт Исхакыйның шәхесен, эшчәнлеген төрлечә бәялиләр. Демократия чорында һәркем үз фикерен әйтә ала.

Ә Госман хәзрәтнең чыгышында президентның сүзләре тулысынча хупланды, аларга тагын бер тапкыр басым ясалды. Мисал өчен, динчеләр әзерләү, мәзһәб мәсьәләсе турында аерым әйтеп китәргә кирәк. Шуңа күрә бу очракта кискен сүзләр әйтү дөрес булмас иде.

Корылтай вакытында мөфтинең беренче урынбасары итеп “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәизне сайладылар. Ни өчен аңа тукталдылар? Фәиз Госман Исхакыйга альтернатива тудырмыймы?

Бу очракта алга китеп фикерләү кирәк түгел. Чөнки корылтай – республика мөселманнарның иң югары органы булып санала. Монда мөфти дә, имамнар да иң төп көч түгел. Илдус хәзрәтне бу урынга мөфти үзе тәкъдим итте һәм корылтай делегатлары бертавыштан аны сайлады. Әйтергә кирәк, Илдус Фәизне бөтен Татарстан халкы белә. Урынбасарлыкка тәкъдим иткәндә дә мөфти хәзрәт: “Илдус хәзрәт 12 ел минем янымда булды. Иң авыр вакытларда да ташлап китмәде. Мин аңа ышанам”, дип әйтте.

Соңгы ике елда мөфтинең урынбасары булып Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс эшләде. Аның турында мөфти була дигән сүзләр дә йөрде. Бу вазифага Юнысның тәкъдим ителмәве Илсур Метшинның Татарстан президенты була алмавы белән бәйле түгелме?

Андый сүзләр бик күп булды. Бик күп имамнар турында мондый сүзләр ишетелде. Ә имеш-мимешләр һәрчак булып тора. Әмма моннан гына зур нәтиҗәләр чыгару урынсыз. Татарстан мөселманнары арасында яшәп килгән бердәмлекне сакларга кирәк. Чөнки татарстан бу яктан бик күп төбәкләр өчен үрнәк булып тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG