Accessibility links

Кайнар хәбәр

Януковичның Европага тәүге сәфәре


Украинаның яңа сайланган президенты Виктор Янукович узган атнада булган ант итү тантанасыннан соң, беренче сәфәрен Европа Берлегенең үзәге - Брюссельгә ясады. Европа рәсмиләре белән аерым очрашкан Янукович, Европа һәм Русия белән мөнәсәбәтләрне тигез шартларда үстерергә вәгъдә итте.

Виктор Янукович беренчеләрдән булып Европа комиссиясе башлыгы Һозе Мануал Борассо белән очрашты. Очрашудан соң чыгыш ясаган Бароссо Украина башлыгы белән Европада күрешүенә шат булуын әйтте:

"25 февральдә президентлыкка ант иткәннән соң, Януковичның чит ил сәфәрен Европадан башлавы безне куандырды. Без монда барыбыз да Украинаның тотрыклы ил булуын телибез", диде.

Русиягә якынрак сәясәте белән танылган Януковичның беренче чит ил сәфәрен Мәскәүгә түгел, ә Брюссельгә ясавы европалы сәясәтчеләрне тынычландырды.

Илнең көнбатышында күпчелеге рус телле ватандашлардан зур яклау тапкан Янукович, көндәше Юлия Тимошенконы җиңеп, илдәге көнбатыш яклы әфлисун инкыйлабына нокта куйды. Хәзер Янукович чит ил сәясәтенә карата альтернатив сәясәт тәкъдим итә.

Брюссельдә чыгыш ясаган Янукович, ил Русиягә якын дигән карашын таратып, "Украинада Европа Берлеге сәясәте беренче урында тора", дип әйтте.

Янукович Русия һәм Европа Берлеге белән тигез шартларда хезмәттәшлекне ныгыту теләген янә бер кат кабатлады. Аның бу "баланс" булдыру теләге хәзерге вакытта Европа өчен дә файдага. Берлекнең киңәю сәясәте өчен җаваплы яңа вәкил Стефан Фуле, Украинаның Европа белән хезмәттәшлекген арттыруы Русия белән мөнәсәбәтләренә йогынты ясамаска тиеш, дип әйтте.

Виктор Янукович, Бaроссодан кала Брюссельдә Европа Берлеге башлыгы Һерман ван Ромпуй, Тышкы сәясәт башлыгы Катрин Аштон һәм Европа парламенты башлыгы Джери Бузек белән очрашты.

Очрашуда Украина ватандашларының Берлеккә визасыз керүе һәм базар әйләнешен арттыру өчен "юл харитасы" әзерләү кирәклеге турында уртак фикергә киленде. Бароссо һәм башка Европа Берлеге җитәкчеләре бу адымны хуплый.

Европа Берлеге вәгъдәләре Украина өчен бик мөһим. Януковичның Европа рәсмиләре белән очрашуы вакытында илдә начарая барган икътисади һәм социаль проблемалар беренче буларак телгә алынды.

Бароссо, Европа Берлеге фондларының Kиевка керүе өчен Халыкара акча фонды (IMF) белән килешү төзәргә һәм энергия - газ тармагында реформалар яcay кирәклеген әйтте.

XS
SM
MD
LG