Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:44

МАГАТЭ Иранны яңадан тәнкыйткә тотты


Атом энергиясе халыкара агентлыгы(МАГАТЭ) башлыгы Юкия Амано, Иран атом программасының тыныч тормыш өчен генә булганлыгына яңадан да шик белдерде.

Венада узган дүрт көнлек МАГАТЭ директорлар шурасы утырышының ачылышында чыгыш ясаган Амано, Тәһран агентлык белән актив хезмәттәшлек алып бармый һәм аңар кирәкле мәгълүмәтне бирми, дип белдерде.

Ноябрь аенда МАГАТЭ уран баету буенча яңа завод төзелеше турындагы мәгълүмәтләрне яшергән өчен Иранны тәнкыйтләгән иде.

Иран хәкимиятләре атом программасы илдә бары тик тыныч максатларда гына тормышка ашырылачак, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG