Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар милициядән үзгәрешләр таләп итә


Русиянең хокук яклаучылары 6 мартта Мәскәүнең Триумфаль мәйданында, эчке эшләр министрлыгында радикал үзгәрешләрне таләп иткән митинг уздырачак.
Бу хакта Мәскәү хөкүмәтеннән рөхсәт тә алынган.

“Интерфакс” агентлыгы хәбәр итүенә караганда бу акцияне Мәскәүнең Хельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева, “Кеше хокуклары өчен” оешмасы башлыгы Лев Понамарев һәм Сахаров фонды президенты Сергей Ковалев оештырган.

Лев Понамарев сүзләренә караганда бу акцияне башка иҗтимагый һәм сәяси оешмалар да хуплый.

XS
SM
MD
LG