Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:03

Медведев спорт чиновникларын эштән азат итәчәк


Русия президенты Дмитрий Медведев “Бердәм Русия” партиясе җитәкчеләре белән очрашуда Ванкуверда Олимпия спортчыларын оештыруда җаваплы булган чиновникларны эштән азат итүләрен таләп итте.

“Олипиадага әзерләнүдә җаваплы булучылар бүген дә шул җаваплылыкны тотарга тиеш. Җаваплы кешеләр ирләрчә карар кылып, үзләре гариза язсыннар, әгәр дә инде булдыра алмыйлар икән, үзебез ярдәм итәрбез”, дигән Медведев.

Медведев спортчыларны әзерләүдә төптән үзгәрешләр кертүне таләп иткән, бу эшкә куелган әйтеп бетергесез акчалар гына барысын да хәл итми, иң беренче чиратта федерация түгел, спортчы булырга тиеш, - дигән президент Медведев.


XS
SM
MD
LG