Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кара исемлек”тәгеләр сәләфи булуын кире кага


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе

Бу көннәрдә Татарстан мәчетләрендә республикадагы берничә мөселман уку йортлары, дини руханиларны сәләфилектә гаепләгән аналитик белешмәлек таратылды. Төрле радикал дин агымнарының республикага үтеп керү мәсьәләсе инде күптән күтәрелә. Хәтта рәсми Татарстан мөфтияте җитәкчеләр бакчасына да “таш атыла”.

Аналитик белешмәлектә сәләфилек агымының республикага 1992-нче елдан ук үтеп керүе әйтелә. Ягъни мәчет, мәдрәсәләр төзелешенә финанс ярдәм күрсәткән кайбер чит ил фондлары үз дини агымын да алып кергән булып чыга.

“Әлеге агым Русия мөселман тәртипләрен кире кагып, дәүләт нигезе буларак шәригатьне кертергә тели”, диелә әлеге белешмәлектә.

Анда Татарстанда сәләфилек хәрәкәтенә караган кешеләрнең һәм уку йортларның исемнәре дә китерелә. Алар арасында Русия ислам университеты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Әлмәт ислам мәдрәсәсе, республикадагы берничә мәчет имамнары, мөселман руханилары бар. Исеме искә алынганнарның берсе – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дин эшләре мөфти урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов әйтүенчә, әлеге белешмәлек дин системасын җимерү өчен эшләнгән.

“Аны кем язганын да белмибез, хәтта мәхкәмәгә дә шикаять итеп булмый. Идарә диелгән, әмма алар бит бик күп”, ди ул.

Аның фикеренчә, республикада дини укыту, мәчетләр үсеше, белемле имамнарның артуы кайбер көчләргә ошап бетми.

“Алар кайбер фондларга хезмәт итәләр. Татарстанда элек-электән үк бу өлкәдә тынычлык сакланып килде. Үзебезнең тамырыбызга кайту өлкәсендә никадәр эш эшләнде, боларның берсе дә күренми. Террорчылар, үтерүчеләр дип әйтүләре бик рәнҗетә”, ди ул.

Сәләфиләр проблемы һаман да кала

Шул ук вакытта моннан 4 ел элек, ул чакта әле Татарстан министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе җитәкчесе булып эшләгән, тарих фәннәре докторы Ринат Нәбиев әлеге проблема турында белешмәлек тә язган иде. Һәм ул әлеге проблем һаман да кала дигән фикердә.

“Мин аны III нче мөселманнар корылтае алдыннан 2006-нчы елны язган идем. Ул уйлап чыгарылган әйбер түгел, ә анализ нигезендә эшләнде. Бу чорда ук безнең традициягә туры килмәгән агымнар булуы сизелде, чөнки вәкилләре бар иде. III корылтайда моңа каршы көрәш өчен төрле юлларны эзләү бурычын куйдык. Дин эшләре шурасы ул мәсьәләне ныклап өйрәнә һәм эшләп тора иде. Шул нигездән чыгып без үз фикерләребезне Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановка җиткердек”, ди ул.

Нәбиев якын көннәрдә таратылган белешмәлек тә аның сүзенә дәлил булуын әйтә.

“Мөхәммәдия”дә сәләфиләрнең булуы мөмкин түгел

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт Габдуллин әлеге белешмәлектәге мәгълүматлар өлешчә генә дөреслеккә туры килә дип саный.

“Безнең мәдрәсәне бу исемлеккә кертү ул бөтенләй урынсыз һәм нигезсез. Киресенчә безне сәләфиләр: “Менә сез дөрес укытмыйсыз”, дип сүгәләр. Чөнки без Хәнәфи мәзһәбен укыту өчен бөтен көчне куябыз. Шуңа тәнкыйтькә тоталар инде үзебезне. Хәзергә бу бердән-бер традицион мәдрәсә булып кала”, ди ул.

Аныңча, Русия ислам университетында элекке укучылар чыгып бетмичә әле аның әһәңе калачак дигән фикердә.

“Чөнки уку йорты җитәкчелеге алмашынганга бик аз вакыт узды. Әлбәттә хәзер ректор Рафикъ Мөхәммәтшин безнең мәдрәсәдән укытучылар чакырды. Нәкъ шул сәләфиләрне “юк итү” өчен алар шунда күчте дә инде”, ди ул.

Габдуллин сүзләренчә, белешмәлектә әйтелгәнчә, Кама аръягы, аерым алганда Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә сәләфиләрнең булуы күптәннән мәгълүм.

“Белешмәлектә китерелгәннәрнең барысы да дөрес түгел дип әйтмибез. Әмма моның нинди фикерләргә карап шулай төзелүе кызык”, ди ул.

Мөхәммәдия шәкертләренең чит илдә укып кайту турындагы сүзләрнең дә Габдуллин дөреслеккә туры килмәвен әйтә.

“Барлык кирәкле белемне алар безнең мәдрәсәдә ала. Элегрәк тә, хәзер дә чит илгә укырга барганнары юк”, ди ул.
XS
SM
MD
LG