Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль университетка “нәмзәтләр” кими


Василий Лихачевның Русия юстиция министры урынбасары итеп билгеләнүе күпләрне аптырашта калдырды. Әле күптән түгел ул федераль Казан дәүләт университетын җитәкләячәк дигән сүзләр йөргән иде.

“Вечерняя Казань” газеты язуынча, Лихачев бу имеш-мимешләр белән хәбәрдар. “Минем белән бернинди сөйләшүләр дә булмады”, ди ул.

Лихачев сүзләренчә, аның яңа урынга – министр урынбасары итеп билгеләнүе хакында сөйләшүләр декабрь ахырыннан ук барган. 1 март көнне ул вазыйфаларына кереште.

Казан дәүләт университетының башлыгы кем булыр дигән сорау әлегә ачык кала. Лихачев та “бу хакта әйтү авыр” ди. Университетның халыкара хокук кафедрасы һәм башка кафедраларның яхшы белгечләрен яңа эшендә аналитик һәм экспертлар буларак җәлеп итәргә җыенуын да белдерә.

Татарстандагы югары даирәләрдә Казан дәүләт университетының хәзерге ректоры Мәгъзүм Сәлаховны калдыру өчен Мәскәү белән сөйләшүләр бара икән дигән имеш-мимешләр дә ишетелә.

Лихачев 1995 елга кадәр Татарстанның вице-президенты иде. Аннан 3 ел дәвамында Татарстан Дәүләт шурасына рәислек итте. 1998-2003 елларда Европа Берлегендә Русиянең даими вәкиле булып торды. 2004 елда Ингушетиядән Русия федерация шурасына сайлана. Шура рәисенең халыкара эшләр буенча урынбасары булып эшли.

Лихачевка 58 яшь. Ул Түбән Новгородта туган, Казан дәүләт университетын тәмамлаган.

Лихачев федераль министр урынбасары итеп куелгач, Мәгъзүм Сәлахов зурайган Казан дәүләт Идел буе федераль университеты ректоры итеп билгеләнерме дигән сорау күпләрне кызыксындыра.
XS
SM
MD
LG