Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Башкортстанның Туймазы татар дәүләт драма театры артистлары Оренбурда дүрт көнлек гастрольләрдә булып китте. Спектакльләр Оренбур татар театры бинасында үтте.

Туймазы татар театры, М. Фәйзи исемендәге Оренбур татар театры кебек, үзенең 20 еллыгын билгеләп үтүне гастрольләрдән башларга булган. Нәкъ 20 ел элек Туймазы театры беренче театраль сезонын да М. Фәйзинең “Ак калфак” әсәре буенча куелган спектакль белән ача.

Ике театрның охшаш яклары да күп: икесенә дә бирелгән бинаны төзекләндерер өчен бик күп еллар кирәк була. 1992 елны “Космос” клубы бинасы Туймазы театрына бирелә. Төзекләндерү эшләреннән соң 186 тамашачыны сыйдырган матур залда спектакльләр уйнала башлый.

Туймазы театры директоры Фирзәт Гәбидуллин театрның Русия шәһәрләре буенча булачак гастрольләренә дә тукталды.

“Октябрь аенда үзебезнең 20нче иҗат мизгелебезне ачарга җыенабыз. 20 ел эчендә театр үзенең иҗади йөзен барлыкка китерде, үзенең тамашачысын тапты, үзенә генә хас булган гади репертуары бар.

Рөстәм Абдуллаев, Байрас Ибраһимов һәм Туймазы театры артисты Рәсилә Сәлимгәрәева
Шушы вакыт эчендә театрда 80гә якын спектакль куелды. Төрле-төрле режиссёрлар, рәссамнар белән эшлибез. Режиссёрлар спектакльләрне Башкортстаннан да, Татарстаннан да, Мәскәүдән дә килеп куйдылар. Гастрольләр белән театр Төркиядә, Мәскәүдә, Оренбур өлкәсендә дә булды, ә менә Оренбурның үзендә беренче тапкыр. Көз айларында Әстерхан, Самара, Чиләбе, Төмән якларына барырга планыбыз бар”, диде Фирзәт Гәбидуллин.

Оренбур гастрольләре Н. Асанбаевның “Рәйсә Фәйзи” исемле ике пәрдәле мелодрама белән тәмамланды. Театрның баш режиссёры Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов гастрольләр хакында болай диде.

“Хуҗаларга зур рәхмәт. Шундый күркәм театрда уйнарга чакырдылар. Менә татар театры шундый матур булырга тиеш. Ә инде безнең театрга килгәндә, Оренбур театры белән без яшьтәшләр. Гастрольләргә без дүрт спектакль алып килдек. Алар: Ф. Бүләков “Каһәрләнгән мәхәббәт”, И. Зәйниев “Люстра”, Н. Гаетбай “Синнән – фатир, миннән – ир”, Н . Асанбаев “Рәйсә Фәйзи”.

Без үзара аралашып яшәргә тиеш. Киләчәктә алмаш гастрольләр хакында да сүз куештык", диде Байрас Ибраһимов.

XS
SM
MD
LG