Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда танылган режиссер тоткарланган


Иранда танылган кинорежиссер Җәгъфәр Панахи кулга алынган, дип Иранның оппозициядәге интернет сәхифәләре хәбәр итә.

Аларның мәгълүмәтләренә караганда иминлек көчләре Панахиның үзен һәм аның йортындагы кунакларны тоткарлап, аның өендә тентүләр уздырган.

Бу хәбәрләргә рәсми расланулар юк. 49 яшьлек реҗиссер Иранда һәм чит илләрдә үзенең “Түгәрәк”, Офсайд, “Кызыл алтын” дигән тасмалары белән билгеле. Канн, Берлин, Венеция фестивальләрендә бүләкләр алуга ирешкән реҗиссер.

XS
SM
MD
LG