Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юрий Лужков Сталин рәсемнәрен куюны хуплый


Мәскәү мэры Юрий Луҗков, Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Иосиф Сталинның Бөек Ватан сугышындагы роле хакында Мәскәүдә мәгълүмәт стендларын куюны хуплавын белдерде.

“Без аны кайбер мәгълүмат чараларының, имеш бөтен Мәскәүне элекке дәүләт җитәкчеләренең рәсемнәре белән тутырачаклар икән, дип хәбәр иткәнчә түгел, тиешле микъдардә генә эшләячәкбез, “- диде сишәмбе көнне шәһәр хөкүмәтенең утырышында чыгыш ясаган Юрий Луҗков.

“Мин Сталинны хөрмәт үтүчеләрдән түгел, ләкин тарихи вакыйгаларны объектив рәвештә яктыртырга кирәк дигән фикердә торам”, - ди Мәскәү мэры.

Элегрәк, Мәскәү урамнарында Иосиф Сталинның рәсемнәре төшерелгән плакатлар урнаштырылачак дигән хәбәр хокук яклаучылар тарафыннан тәнкыйтъләнгән иде.

XS
SM
MD
LG