Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фолкленд бәхәсен чишүдә АКШ ярдәм итәргә әзер


АКШ Фолкленд утраулары бәхәсен чишүгә үзенең ярдәмен тәгъдим итә. Бу хакта Британия белән Аргентинага Кушма Штатларның дәүләт секретаре Хилари Клинтон белдерде.

Ул, бу бәхәсне бары тик Лондон белән Буйнос- Айрес кына хәл итә ала дип азсызыкласа да, әгәр дә нинди булса да ярдәм күрсәтә алсак, без аңар әзер, диде.

Хилари Клинтон бу белдерүне Аргентинага сәфәре вакытында, илнең президенты Кристина Фернандес белән очрашудан соң ясады.

Фолкленд утрауларын Лондон да, Буйнос-Айрес та үзенеке дип саный. Соңгы атналарда бу мәсьәлә кискен генә көн кадагына күтәрелде. Чөнки, Аргентинаның каршы килүенә карамастан Британиянең нефте чыгаручы оешмасы Фолкленд утраулары янында бораулау эшләрен башлады.

XS
SM
MD
LG