Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:36

Матбугатта республика җитәкчесенең фикерләренә игътибар кимеми. Шушы көннәрдә Миңтимер Шәймиев үзенең президент урыныннан китү сәбәпләрен “Интерфакс” агентлыгына аңлатты. Бу әңгәмәдә ул Татарстанның киләчәген ничек күзаллавын да әйтә.

Миңтимер Шәймиев мартның 25-енә кадәр әле һаман да Татарстан президенты булып калса да, Русия сәясәтчеләренең рейтингын тикшерүче белгечләр аны инде иң танылган, тәэсирле җитәкчеләр исемлегеннән төшереп калдырырга тырыша. “Коммерсантъ”тагы чираттагы рейтингта да Шәймиев аска тәгәрәгән.

“5 ел элек китмәкче идем”

“Интерфакс”ка биргән әңгәмәсендә Шәймиев үзенең җитәкчелектән китүнең төп сәбәбен – өлкәнәю ди. Аңа 73 яшь. “Мин президент тәхетеннән 5 ел элек китмәкче идем инде. Ул вакытта сәбәп тә бар иде. Чөнки төбәк башлыклары халык тарафыннан сайланып түгел, ә ил башлыгы тарафыннан билгеләп куела башлады. Мин исә, һәрвакыт сайланып килдем. Әмма ул вакыттагы президент Владимир Путин, миннән Татарстанга җитәкчелекне дәвам итүне сорагач, ризалаштым”, ди Шәймиев.

Универсиаданы яшьләр үткәрер

Шәймиевнең җитәкчелектән китү хәбәре күпләргә көтелмәгән хәл булды. Халык әле “бабай”ның Универсиада уеннарын да уздырачагына ышана иде. Мәгълүмат чараларында да бу турыда еш яздылар. Әмма Универсиада уеннарына президентның үз карашы.

"Универсиада уздыру хокукын яклау - зур җиңү. Бу иң элек премьер-министр Рөстәм Миңнеханов һәм Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин тырышлыгы. Эшнең башында нәкъ менә алар торды. Шуңа күрә аларның, федераль үзәк белән килешеп эшләп Универсиаданы лаеклы дәрәҗәдә үткәрә алуында шигем юк”, ди Шәймиев.

Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов
Миңнеханов Шәймиев аркасында таныламы?


Татарстан матбугатында Рөстәм Миңнехановны еш кына Мәскәүгә әллә ни таныш булмаган сәясәтче дип атап килделәр. Белгечләр арасында “Миңнехановка барлык ишекләр дә Шәймиев аркасында гына ачыла” дигән сүзләр дә йөри. Миңтимер Шәймиев бу фикерне кире кага.

“Әгәр кеше үзе тырышмый икән, кемнеңдер исеме белән генә зур сәясәттә абруйга ирешеп булмый. Шуңа күрә Миңнеханов минем аркада Мәскәүгә таныла дигән белән килешмим. Үзем дә заманында хөкүмәтне җитәкләдем.Бу авыр эш, мин моны бик яхшы беләм. Әгәр кеше үзе алдына куйган максатларны уңышлы чишә белә икән, аңа эшләргә ирек бирергә кирәк”, ди Шәймиев.

“Сәясәткә элләни тыкшынмыйм”

Татарстанда хакимият алмашынуын уенга тиңләүчеләр дә юк түгел. Кайберәүләр фикеренчә, Шәймиев президентлыктан китсә дә, асылда, барыбер республика белән ул идарә итәчәк.

“Президентлыктан китсәм дә, әлегә үземнең республикага кирәклегемне тоям. Әлбәттә, Татарстандагы хәлләргә битараф булмаячакмын. Ни генә булса да яңа җитәкчелекнең эшен хупламыйча, аларга каршы чыкмаячакмын. Чөнки алар мин әзерләгән кадрлар. Авыр чакларда яңа президентка терәк булырга әзермен”, ди Шәймиев.

Әңгәмәдә ул алга таба ни белән шөгыльләнәчәген дә әйтә. Аның иң зур теләге - Болгар белән Зөя тыюлыкларын торгызып, алардан туристик үзәк ясап, дин әһелләренә тапшыру. Татарстанның бу эшләрне башкарып чыга алуына Шәймиев шикләнми. Мисал итеп ул яңадан торгызылган Казан Кирмәне, Благовещение чиркәве һәм Кол Шәриф һәйкәлләренә күрсәтә.

Президент нинди булырга тиеш?

Татарстанның яңа президенты нинди булырга тиеш дигәнгә, Шәймиев, ул иң элек әхлак принципларына тугры калучы һәм урталыкны тотучы кеше булсын, ди.

“Әлбәттә, президент проблеманы үзенә файдалы булганча хәл итә ала. Әмма нидер эшләгәнче иң элек үз халкың турында уйларга кирәк. Югыйсә, дөрес чишелмәгән мәсьәлә кеше гомерен дә өзәргә мөмкин. “Милли сәясәт” дигән төшенчәдән дә куркырга кирәкми. Чөнки Русия күпмилләтле ил һәм ул унитар була алмый. Татарстан президенты бер дә оялмыйча татар халкының мәнфәгатен кайгыртырга, аның гореф-гадәтләрен сакларга тиеш”, ди Шәймиев.

Татарларга мөнәсәбәт үзгәрде

Президент булып хезмәт итү дәверендә үзенең иң зур җиңүен исә, Шәймиев татар халкының Русиядә таныла башлавында күрә. Аның сүзләренчә, татарларга мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде. “Әгәр 90нчы еллар башында татарлар урыслар белән уртак тел табып, килешә алмыйча, баш күтәрсәләр, Татарстанның язмышы нәрсә булып бетәчәген күз алдына да китереп булмый иде. Әмма без ул авыр вакытларны тыныч кына үткәрә алдык. Бу безнең иң зур җиңүебез”, ди Шәймиев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG