Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:49

Соңгы вакытта Төркия халыкара сәхнәдә шактый әүзем сәясәт алып бара. Төбәкара низагларны чишүдә, дөньякүләм проектларда катнаша. Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглы тышкы сәясәт нигезендә яткан принципларны бәян итте.

Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглы әлеге принципларны “Русия глобаль сәясәттә” дигән журналда басылган мәкаләсендә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, Төркиянең хәзерге тышкы сәясәте нигезендә алты принцип ята.

Беренчесе – иреклек белән иминлек арасында баланс булдыру. Иминлек тәэмин итәм дип иреклеккә, иреклек тәэмин итәм дип иминлеккә хилафлык китерергә ярамый. Алар арасында дөрес баланс булдыру зарур.

Икенче принцип – солых процессына төбәктәге бар көчләрне җәлеп итү. Давытоглы сүзләренчә, Төркия күрше илләрдәге проблемнарны юкка чыгару сәясәтен алга сөрә. Бу максатка ирешү өчен тарафлар бер-берсенә ышанырга тиеш.

Өченче принцип – күрше төбәкләрдә эффектив дипломатия алып бару. Безнең максат – хезмәттәшлекне мөмкин кадәр әүземләштерү, моннан бар күршеләр дә отачак, ди Давытоглы.

Төркия 2009-2010 елларда БМО әгъзасы буларак киңкүләмле мәсьәләләр чишүдә катнаша. Дөнья сәхнәсендәге башка уенчылар белән ул бер-берсен тулыландырган гамәлләр башкарырга тырыша. Давытоглы моны дүртенче принцип дип атый.

Бишенче принцип – төрле мәсьәләләрне чишкәндә, халыкара форумнарны, оешмаларны куллану. Төркия БМО, НАТО, Ислам конференциясе һәм башка оешмалардагы әгъзалыгын әүзем куллана, ди Давытоглы. Моннан тыш ул тагын берничә халыкара оешмада күзәтүче булып тора.

Нихаять, алтынчы принцип – беренче бишесенә нигезләнгән – җәмгыять дипломатиясе ярдәмендә “Төркиянең яңа кыяфәтен” булдыру.

“Глобаль дөньяга региональ караш” дип аталган мәкаләсендә Давытоглы шулай ук Карабах, гомумән Кавказ мәсьәләләренә, Русия-Төркия мөнәсәбәтләренә туктала.

Русия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне Давытоглы үрнәк булырлык дип бәяли. Соңгы 19 елда бу мөнәсәбәтләр барлык юнәлешләрдә дә уңай тәрәккыят кичергән. Анкара Мәскәүне бәяләп бетергесез партнер дип саный. Соңгы ике елда югары дәрәҗәдәге рәсми сәфәрләр моңа дәлил булып тора, ди ул.

2009 елның февралендә Төркия президенты Абдулла Гүлнең Русиягә сәфәре шуның белән дә истәлекле булды, бу сәфәре вакытында Гүл Русиянең мөһим төбәге, Төркия белән тарихи һәм мәдәни бәйләнешләре булган Татарстанга барып килде. Бу сәфәр нәтиҗәсендә ирешелгән килешүләр ике арадагы мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә күтәрде, дип саный Давытоглы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG