Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда сугыш хәбәрләре тыела


Әфганстанда хәрби чаралар һәм һөҗүмнәрне турыдан-туры хәбәрдә күрсәтү тыела. Матбугат һәм кеше хокуклары активистлары исә мондый карарга каршы чыга. Әфган күзләү идарәсе үз аңлатмасында хәбәрләрнең талибан хәрбиләренә мәгълүмат чыганагы булачагын әйтә.

Әфганстанда ил хәбәрләрендә талибан һөҗүмнәрен күрсәтү тыела. Бу төр хәбәрләрнең талибанга мәгълүмат чыгaнагы булачагы алга сөрелә. Әфган күзләү идарәсе тарафыннан белдерелгән тыю карары әфган журналистлары һәм илдәге кеше хокуклары төркемнәрендә ризасызлык уятты. Алар бу карар җирле халыкны соңгы иминлек вәзгыяте хакында хәлне күзәтеп барудан мәхрүм итә дип борчыла.

Әфган журналистлар берлеге башлыгы Рахимулла Самандар "Азатлык" радиосына бу хакта борчылуын әйтте:

"Бу карарга карата безнең реакция конституциягә нигезләнә. Чөнки анда хакимият беркайчан да хәбәрләргә цензура кертә алмас дип язылган. Барыбыз да хакимиятнең хәбәрләргә турыдан-туры цензура кертүенә каршы торабыз. Хакимият бу карар белән үз булдыксызлыгын күрсәтмәскә тырыша", ди.

Кеше хокуклары активистлары фикеренчә, бу карар конституциягә генә каршы түгел, ә халыкара кеше хокуклары бәяннамәсенә дә каршы килә.

Нью-Йорттагы The Associated Pressнең халыкара хәбәрләр мөхәррире Джон Данисевски: "Ил мәнфәгатен саклау хакына, хәбәрләрне күрсәтүне тәмам тыю демократик җәмәгатьчелек кысаларына туры килми", ди. Ул тактиканы белгертмичә генә хәбәрне төрле рәвештә биреп була дигән карашта.

Әфганстан дәүләт иминлек идарәсе хәбәр агентлары вәкилләренә дүшәмбе көнне кертелгән карарның дәүләт иминлек канунына нигезләнүен әйтте.

Идарә сүзчесе Сагыйт Әнсари: "Хәрби һөҗүмнәрне турыдан-туры халыкка күрсәтүнең хакимияткә файдасы юк, дошман моны үз мәнфәгатенә куллана ала", дип әйтте.

Хәзер хәбәрчеләр һөҗүмнәр турындагы хәбәрләрне Иминлек Идарәсе рөхсәте белән генә чаралар беткәннән соң күрсәтә алачак.

Әнсари карарга каршы килгән журналистларның хөкемгә тартылачагын белдерде.

Reuters хәбәр агентлыгы идарәсенең бу карарына аңлатма кертеп, каршы килгән журналистларның җиһазлары тартып алыначак, дип кисәтте.

Моннан элек Әфган хакимияте 20 августта - президент сайлаулары булганда бер көнгә махсус һөҗүмнәр турында хәбәр күрсәтүне тыйган иде.

Илнең көньягындагы Һәлманд вилаятендә талибанга каршы "мөштәрәк" дип аталган хәрби чаралар дәвам итә. Әле кайчан тәмамланачагы белдерелмәгән чаралар Әфган һәм уртак көчләр бергә алып барыла. Анда 15 меңнән артык хәрби катнаша.
XS
SM
MD
LG