Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сталин оныгы 10 миллион сум таләп итә


Мәскәүнең Пресня мәхкәмәсендә Иосиф Сталин оныгы Евгений Дҗугашвилиның “Эхо Москвы” радиостанциясенә биргән шикаяте карала башлаячак.

Аннан алдагы утырыш, җавап бирүчеләр алып килгән архив материаллары белән шикаять белдерүчеләр ягы танышыр өчен кичектерелгән иде.

Радиостанциянең баш редакторы Алексей Венедиктов сүзләренә караганда, документларда атып үтереләсе кешеләр турындагы директивалар Сталин тарафыннан шәхсән имзаланган.

Евгений Дҗугашвили радиодан 10 миллион сум түләү таләп итә.
XS
SM
MD
LG