Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:13

Кырым татар милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев “Милләтенә карап сөргенгә җибәрелгәннәрнең хокукларын торгызу турында”гы канун проектын Украина Югары Радасы карамагына кертте. Анда кырым татарларының милкен кире үзләренә кайтарып бирү турында сүз бара.

Канун проектында сөргенгә җибәрелгәннәрнең хокукларын торгызуны Украина таный, шул ук вакытта дәүләт кире үз ватаннарына әйләнеп кайтучыларга яшәү өчен шартлар тудыру, ягъни аларны җир, торак, эш белән тәэмин итү, мәдәният, тел, дин үсеше мөмкинлекләрен гарантияли дип билгеләнә.

Җәмилев 1941-1944 елларны көчләп күчендерүгә дучар булган, шулай ук үз ватаннарына кире күченеп кайтканчы туган кырым татарларын сөргенгә җибәрелгәннәр дип тануны тәкъдим итте. Канун проекты нигезендә, күченеп кайтучыларга теләкләренә карап сөргенгә озатылганчы ата-аналары, яки әби-бабалары яшәгән урыннарны кире бирү хокукы гарантияләнә.


Кырым татар милли мәҗлесе рәисе сөргенгә озатылганнарның һәм шулай ук аларның бала-оныкларына әгәр буш булса күчемсез милеген һәм сакланган булса мөлкәтен кире кайтаруны тиешле саный. Әгәр инде мондый мөмкинлек булмаса бу милекнең бәясен бирү мөһимлеген ассызыклый. Сөргендәге кеше мәрхүм булган очрактан, аның мөлкәте туганнарына кайтарыла.

Моннан тыш, канун проекты халыкларны көчләп күчендерүгә юл куймау дәүләт гарантиясен булдыруны күздә тота. Канун проект авторы бу җәмгыятьтә тотрыклылык саклау өчен кирәк дигән фикердә.

Кучма кире каккан иде

Билгеле булганча, 2004 елның июнендә Украина Югары Радасы инде “Милли билге нигезендә сөргенгә җибәрелгәннәрнең хокукларын торгызу турында”гы канунны кабул иткән иде. Ул сөргенгә озатылганнарның хокукларын торгызу дәүләт гарантиясен һәм хакимият, җирле үзидарәләрнең юнәлешләрен билгеләүне күздә тотты. Әмма шул ук елның июль аенда ул чактагы Украина президенты Леонид Кучма әлеге канунны кире какты.

Юлия Тимошенко
“е–Крым” хәбәр итүенчә, узган елның ноябрендә Мостафа Җәмилев Украина премьер-министры Юлия Тимошенко белән министрлар кабинетының Мәҗлес тарафыннан эшләнәчәк сөргенгә җибәрелгәннәрнең хокукларын торгызу канун проектын Югары Радага кертү турында килеште. Ул хөкүмәт тарафыннан элек тәкъдим ителгән канун проектны кире алырга чакырды, чөнки анда сөргенгә җибәрелгәннәрнең проблемаларын хәл итү өчен бернинди юнәлешләр билгеләнмәгән.

Хөкүмәт канун проекты хокукларны чикли генә...

Билгеле булганча, 2008 елның көзендә Тимошенко Украина милләтләр һәм диннәр эшләре дәүләт комитеты тарафыннан әзерләнгән “Милли билге нигезендә сөргенгә җибәрелгәннәрнең хокукларын торгызу турында”гы канун проектын Югары Радага җибәргән иде. Әмма Тимошенко аның бары декларатив булуын һәм сөргенгә озатылганнарның хокукларын торгызу нигезендә аерым чараларны күздә тотылмавын таныды.

Кырымның тикшеренүләр һәм җирле халыклар фонды президенты Надир Бекиров сүзләренчә, бу канун проектының раслануы кырым татарлары мәнфәгатьләренә туры килми. Аның сүзләренчә, хөкүмәт тәкъдим иткән канун проекты сөргенгә озатылганнарның хокукларын торгызуны истә тотмый, ә киресенчә аны чикли генә. Аерым алганда, анда Кырымнан күчерелгән кешеләрнең оныкларына сөргенгә озатылганнар статусын бирү каралмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG