Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәптә сукбайлар да саналырга тиеш


Рәсми булмаган саннарга караганда, Русиядә бүген 4,5 миллион яшәү урыны һәм йорты булмаган кеше – сукбай яши. Канун буенча, җанисәп вакытында бөтен кеше саналырга тиеш. Яшәү урыны булмаган 4,5 миллион кеше ватандаш дип исәпләнерме?

Яз җитү, кар эрү белән кыш буе салкыннан яшеренеп яткан сукбайлар кояш җылысына чыга. Аларны халыкта “Яз символы” дип тә йөртәләр. Еш кына язын сукбайларның мәетләре дә чыга, аны күреп зарланучы казанлылар да очрап тора. Сукбайлар күбрәк шәһәр үзәгендә, кеше күп булган урыннарда, базар, вокзалларда көн күрә.

“Ашату, киендерү һәм юындыру сылтавы белән дә санаячакбыз”

Бүген Русиядә 4,5 миллион өйсез, урамда яшәүче кеше яши. Халык телендә аларны негатив сүз белән “бомж” диләр. Җанисәп вакытында канун нигезендә бөтен кеше дә саналырга тиеш. Шул исәптән паспортлары булмаган сукбайлар да. Әмма Татарстанның статистика үзәгендә аларны бөтенесен дә кеше санына кертү бик авыр.

“Татарстанстат” хезмәткәре Гафирә Назыйрова сукбайларны санарга тырышачакбыз ди.

“Милиция хезмәткәрләре белән берлектә без бомжларның күпләп яшәгән урыннарын табып, аларны алып китеп санаячакбыз, шунда ук юындырып, ашатып та җибәрербез. Аларның көн күрү, күпләп яшәгән җирләрен белү өчен “башлыкларын” табарга тырышачакбыз”, ди Гафирә Назыйрова.

“Джунгли” кануны

"Бомж" үзәгендә
Казанда эшләп килгән “Бомж” дәүләтнең хәйрия үзәге хезмәткәре Екатерина Матрьянова мондый хәлгә кешеләр үз теләге белән төшми, аларның күбесе фатир эшләрендә алдаучылар корбаны ди. Мондыйлар алкоголь эчүче, эше булмаганнарны күреп алалар, әҗәтләреннән котылырга ярдәм итәм дигән сылтау белән, аларны фатирсыз калдыралар. Еш кына туганнары, үз балалары да өйдән куып чыгара. Алар арасында хәтта югары белемлеләр дә бар икән.

“Бомж” үзәгенә һәр ай саен йөзгә якын өйсез калган кеше мөрәҗәгать итә. Шәхесләрен ачыклау,паспорт ясау белән дә ярдәм итә бу оешма хезмәткәрләре.

"Бомж" үзәгендә
"Беренче чиратта паспортларын ясатабыз. Төзелеш урыннарына, бакчаларга эшче куллар эзләп мөрәҗәгать итүчеләргә аларны тәкъдим итәбез”, ди “Бомж” үзәге хезмәткәре Екатерина Матрьянова.

Җанисәп вакытында сукбайлар Русия ватандашы исеме астына кертелә. Әмма ватандаш булу гына аларның проблемаларын чишәргә ярдәм итми. Моның белән әле сукбайлыкка нокта куелмый.
XS
SM
MD
LG