Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский хокук саклаучы органнарны тәнкыйтьли


ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковский Русиянең хокук саклаучы һәм мәхкәмә органнарын тәнкыйтьләп чыкты.

“Независимая газета”да басылып чыккан мәкаләсендә Ходорковский хокук саклаучы оешмаларны көч куллануларны канунлаштырып алып баручы бердәм ширкәт дип атаган.

Ул Русиянең мәхкәмә системасын канунга карата саксыз эш алып баруда гәепли, гади халыкның канунга инануын ахмаклык дип раслый.
XS
SM
MD
LG