Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:25

Милли телдә китаплар нәшер итү, ул басмаларны укучыга җиткерү, удмурт авторлары әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итү, яшь авторларны устерү – бу һәм башка бик күп мәсьәләләр куелды Удмуртия Язучылар берлегенең 17 корылтаеның көн тәртибенә.

Удмуртия язучылар берлегендә 80ләп әгъза исәпләнә. Алар арасында республикада яшәп, иҗат итүче авторлар да бар.

Берлекнең чираттагы корылтаена язучылар, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә әзерләнеп килгән. Ә хәл итәсе мәсьәләләр бик күп. Иң беренче чиратта язучыларны удмурт әдәбиятының киләчәге борчый. Ә бу икенче бер зур проблемага бәйле. Мәктәпләрдә укыту процессыннан милли төбәк компонент төшеп калачак. Киләчәктә удмурт телендә язылган китапларны укучылар булырмы? Бу проблема татар авторлары өчен дә аваздашмы?

Әлеге сорауларга җавапны Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Ибраһим Биектаулы бирде.

“Без бит милли республикалар. Татар да, удмурт та Русия составында кечкенә халыклар булып саналабыз. Без - татарлар, күбрәк булып күренсәк тә, барыбер шул кысада калабыз. Без бер үк дәрәҗәдә.

Ә корылтайга килсәк, монда сүз әдәбиятның киләчәге турында бара. Халык сакланырмы, удмурт авторлары тудырган җимешләрне ашарлык халык булырмы? Шул ук хәл Татарстанга да кагыла.

Русия сәясәтенең соңгы “җимешләре” дип шуны әйтергә кирәк – милли компонент бетерелде. Бу, минемчә, усал ният белән эшләнә. Шуңа да чыгыш ясаучылар удмурт әдәбиятының киләчәге турында бик уфтанды. Нәкъ шул ук мәсьәлә безгә, татар әдәбиятына да кагыла. Удмуртиядә яшәүче татар халкының киләчәге, тел мәсьәләсе, шул тел белән эшләүче әдәбият вәкилләрен берничек тә битараф калдыра алмый. Шуңа да без, татар авторлары, әлеге корылтайда зур кызыксыну белән катнашабыз”, диде шагыйрь Ибраһим Биектаулы

Корылтайда чыгыш ясаган язучылар фикеренчә, милли компонентны саклап калу буенча бүген чаң сугарга кирәк. Кемнеңдер бу усал ниятен гамәлгә ашырмас өчен язучыларның да тавышы кискен яңгырарга тиеш, дип исәпли шагыйрь Ибраһим Биектаулы.

Ибраһим Биектаулы
Удмуртия язучылар берлеге җыенында балалар өчен китаплар нәшер итү юлларын эзләргә, шул уңайдан төрле проектларда катнашырга чакырды “Дечь бур!” (“Исәнмесез!”) исемле балалар газеты мөхәррире Надежда Лопатина.

Икенчедән, язучылар үзләренең әсәрләрен нәшер итүдә дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Язучы Александр Абдулаев милли телләрдә басмалар күбрәк булырга тиеш дигән фикерен җиткерде. Милли телдә китаплар дөнья күргән очракта да, аларны укучыга җиткерү – бу тагын мөһим проблемнарның берсе булып тора, дип басым ясады җыенда «Удмуртия» китап нәшрияты башлыгы Юрий Кузнецов.

Татар китапларын бастырып чыгаруда Удмуртиядә яшәүче авторлар Татарстаннан ярдәмгә өметләнә.

“Үзе дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган берлекнең безгә булышырга мөмкинлеге юк. Безгә, татар авторларына, әлбәттә, ярдәмне Татарстаннан көтәргә кирәк. Татарстан читтә яшәүче татарларны үз халкы итеп саный икән, безнең тавышны ишетергә тиеш.

Татарстанда яшәгән халык белән генә милләтне саклап калып булмый. Татарстанда миллион ярымы яшәсә, аның калган 5 миллионы тарихи ватаныннан читтә гомер итә. Удмуртиядә дә татарлар саны аз түгел”, диде Ибраһим Биектаулы.

Корылтайда Удмуртия язучылар берлегенә яңа әгъзалар тәкъдим ителде, шулай ук берлекнең идарәсе сайланды. Берлекне кабат Егор Загребин җитәкләде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG