Accessibility links

Су ташкынын акча белән буалар


Былтыр Казан янындагы кечкенә генә Нокса елгасының ташып, йөзләгән йортны басуы, Татарстанда кайбер идарәләрнең язгы ташкынга әзер булмавын күрсәтте. Республикадагы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә, быел ташкын тагын да зуррак булырга мөмкин ди.

Әлеге идарәнең матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Родыгин моның сәбәпләрен кышның соңрак килүендә күрә.

“Узган көз җылы булды. Кыш соңарып килде. Әмма башка еллар белән чагыштырганда ул салкын булды. Шуңа күрә җир гадәттәгедән 2-3 тапкыр күбрәк катты. Чүпрәле, Апас, Кукмара, Әгерҗе, Баулы районнарының кайбер кечкенә елгаларында су тулысынча бозга әйләнгән. Кар күп яу һәм җирнең суны күпләп сеңдерә алмавы, язгы ташуның гадәттәгедән зур булачагын әйтә”, ди Андрей Родыгин.

Язгы ташкыннан 20 мең кеше зыян күрергә мөмкин

Рәсми мәгълүматларга караганда, язгы ташкын вакытында Татарстанда 20 меңләп кеше яшәгән 200дән артык авыл, 40 икътисад корылмасы, 12 хастаханә, уку йортлары, күперләр, авыл хуҗалыгы җирләре, 113 чакрым машина юлын су басарга мөмкин. Усадта урнашкан Спирт заводын да белгечләр су басачак мөһим икътисад корылмалары рәтенә кертә.

2010 елда халыкны язгы ташкыннан саклау максатыннан махсус проект та әзерләгәннәр. Әлегә ул хөкүмәттә рәсми раслану көтә.

Ташкын 5 көнгә алдан киләчәк

Гадәттә тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Андрей Родыгин сүзләренчә, быел язгы ташкыннар гадәттәгедән 5 көнгә алдан килергә мөмкин.

“Язгы ташкыннар март ахыры, апрель башында башланачак. Проблемалар Зөя, Мишә, Ык, Шия, Минзәлә елгаларында булырга мөмкин. Ташкын гидроэлектростанцияләр эшен дә авырайтырга мөмкин.

Урманлы җирләрдә кар соңрак эрү сәбәпле исә, ташкынның икенче дулкыны булырга мөмкин” ди Родыгин.

Су ташкынын акча белән буалар

Родыгин сүзләренчә, ташкын вакытында проблемалар булмасын өчен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башка идарәләр белән берлектә, хәзердән үк елгаларны чистарта һәм тирәнәйтә, ярларны ныгыта, су үткәрергә тиешле торбаларны чистарта. Татарстандагы гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко бу эшләргә 600 миллион сумнан артык акча тотылганын әйтә.

Язгы ташкын Казан хакимиятенә дә тынгылык бирми. Алар биргән мәгълүматларга караганда Казанда 12 квадрат километр җирне су басарга мөмкин. Авырлыкларны азайту максатыннан казаннар инде бүген үк Нокса, Киндер һәм Коры елгаларын чистарта. Бу эшләргә 7 миллион сумнан артык акча тотылган.
XS
SM
MD
LG