Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:05

Сугыштан соңгы туган шактый гына проблемнар белән беррәттән, Чечня республикасына туберкулез авыруы да өстәлә. Табибларның җитмәве, рәсмиләрнең битарафлыгы әлеге авыруның чәчәк артуына нигез булып тора. “Халыкара медицина корпусы” һуманитар оешмасы белдерүенчә, Русиянең Төньяк Кавказ төбәгендә туберкулез эпидемиясе хөкем сөрә.

Марет Маашева тын бетүен баштарак йөкле булуына сылтап килгән. Әмма бала туганнан соң аның хәле тагын да начарланган гына. Ике айдан соң ул үзенең йокы бүлмәсендә егылган.

“Мин төн уртасында уянып киттем дә, буыла башладым. Шуннан соң егылып яттым. Сулавы бик читен иде. Шул кадәр каты йөткердем, хәтта сөйләшүе дә авыр булды”, ди ул.

Ике бала анасы булган 35 яшьлек Марет үз авылыннан 40 чакрымда урнашкан Чечняның башкаласы Грозный шәһәре хастаханәсенә озатыла. Анда аңа туберкулез дигән диагноз куялар.

3 елдан соң Марет кире хастаханәгә килә. Гомумән ул Грозныйдагы туберкулезга каршы диспансерда 15 аен уздыра. Һәм табиблар тулысынча дәваланып өйгә кайту өчен кимендә әле тагын 5 ай кирәк дип әйтә.

Марет сүзләренчә, туберкулез аның һәм балаларының тормышын бик авыр хәлгә куйды

“Беренче тапкыр мин малайны аңа 2 ай булганда калдырып киттем. Кызыма инде 1 яшь иде. Ул инде: “әни мине онытты, кайтмый да”, дип үпкәли. Мин өйгә кайтканда бары шул шарт белән генә җибәрәләр: тиз генә күрешергә дә тагын кире килергә. Балалар йөземне онытмасыннар өчен генә җибәрәләр”, ди ул.

Туберкулез эпидемиясе

Маретныкы белән охшаш хәлләр Чечняда шактый. Чөнки туберкулез һәрдаим үсеш ала бара. Сугышлар нәтиҗәсендәге, стресслар, тиешле туклану җитмәү, медицина өлкәсенең тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителмәве дә моңа нигез булып тора.

АКШның “Халыкара медицина корпусы” Русия бүлеге җитәкчесе Семен Расин сүзләренчә, Чечняда эпидемия булуы бәхәссез.

“Советлар берлеге таркалуыннан соңгы 20 ел һәм 15 еллык сугыш туберкулезны кабат торгызды”, ди ул.

Халыкара медицина корпусы” оешмасы мәгълүматларына караганда, Чечняда 100 меңгә 325 туберкулез йоктырган кеше туры килә. Бу әле рәсми теркәлүчеләр саны гына. Чынлыкта алар шактый күбрәк булырга мөмкин. Чагыштырма өчен Мәскәүдә бу сан 100 мең кешегә 77 очрак туры килә, ә Европа илләрендә дистә кеше генә.

Хастаханә бинасында - мина

Әгәр туберкулез белән авыручы уртача 15-20 кешегә авыру йоктырырга мөмкинлеген истә тотканда, үзвакытында дәвалану йөзләгән кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Хакимиятләр әлеге проблемны таный. Чечня президенты Рамзан Кадыйров Грозныйдагы туберкулезга каршы хастаханә төзелешенә Кадыйров фондыннан шактый акчалар бүлгән.

Әмма табиблар анда барлыгы 70 ятак булуын һәм бу авыру ялкынсынуы белән көрәш өчен җитмәвен әйтә.

Алар хакимияттән башкаладагы элекке туберкулез хастаханәсен торгызуны сорый. Ул чечен сугышы вакытында җимерелгән һәм анда әле дә шартламаган миналар калган диелә.

Русия хөкүмәте тарафыннан хастаханәне торгызу өчен ике ел элек максатчан рәвештә 9 миллион доллар бүленгән булган. Әмма әлеге җирлекне минадан арындырмый торып кына эш башлана алмый.

Баш табиб Арби Сайдуллаев сүзләренчә,ул Октябрь районы хәрби комендатурасында булган.

“Алар анда эш тирәндә башкарылырга тиешлеген, ә аның өчен мөмкинлегебез һәм җиһазыбыз юк диделәр. Герман җиһазы буларга тиеш ди бугай”, ди ул.

Сайдуллаевка Ханкала шәһәрендәге хәрби базасы булган Русия эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кушалар. Әмма хакимият моңа битараф кала.

Чечняның үз эчке эшләр министрлыгы бу хәл турында мәгълүматлы булмавын әйтә. Аның вәкиле Мөхәммәд Дениев әйтүенчә, миналардан арындыру белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм хәрби комендатура шөгыльләнә.

“Моның белән һич кенә дә эчке эшләр министрлыгы шөгыльләнми. Ике ел дәвамында минадан арындыра алмыйлар диюегез бик сәер...”, ди ул

Медицина ярдәме җитми

Әмма бу проблемның бер өлеше генә.

Чечняда медицина хезмәткәрләре җитмәве үзен нык сиздерә. Чөнки төбәк иминле булмау сәбәпле чит җирләрдән белгечләр килергә ашыгып тормый.
Шулай ук монда социаль хәл дә бик кискен булып кала. Чеченнар еш кына медицина ярдәме сорарга ояла һәм күбрәк халык медицинасына мөрәҗәгать итә. Бу исә хәлне тагын да катлауландыра

Республиканың көньягындагы туберкулезга каршы диспансерда шәфкать туташы булып эшләүче 54 яшьлек Нура Даурбекова әйтүенчә, халык я эт мае, я ниндидер кипкән чикерткәдән кушылма ясап шуны ашый.

“Күп кешеләрне инде ятакта килеш алып киләләр. Без аларга берничек тә ярдәм итә алмый торган булабыз”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG