Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:04

Гомер буе бу якларда җырлап, милли моң һәм җырларны популярлаштырып йөргән, йөзләгән яшь гаиләләрнең туйларында “идән сындырганчы” биеткән Ринатны, Чуашстан татарлары рәсмилекләрсез дә халык җырчысы дип кабул итә иде.

Бу көннәрдә Чуашстанның Батыр район мәдәният йортында матәм чарасы узды. Әлеге чара барышында Чуашстанда яңа бер бәйге оештырылачагы хакында хәбәр ителде.

Халык җырчысы


Чуашстанның Кыр Бикшиге авылында туып-үскән Ринат Гайнетдиновның беркайчан да рәсми мактау исемнәре булмады. Гомер буе бу якларда җырлап, милли моң һәм җырларны популярлаштырып йөргән, йөзләгән яшь гаиләләрнең туйларында “идән сындырганчы” биеткән Ринатны, Чуашстан татарлары рәсмилекләрсез дә халык җырчысы дип кабул итә иде.

1959 елда туган Ринат моннан өч ел элек, бавыр авыруыннан үлеп китте. Вафатына өч ел булган көннәрдә, Чуашстан татарлары матәм концерты ясап, аның җырларыннан торган диск чыгарып, Ринатны искә алдылар.

Соңгы вакытларда, Чуашстанда Казаннан килгән артистлар әллә ни тамашачы җыя алмый. Моның сәбәбе дә гади: Казан якын булганлыктан, халык тамашаларны шунда барып кына карый. Ә менә җирле артистлар шыгрым тулы заллар туплый.

Ринат Гайнетдиновны искә алу кичәсендә дә 700 кешелек мәдәният йорты залында аяк басарлык та урын юк иде.

Коръән һәм җыр бер сәхнәдә

Ринат Гайнетдиновны искә алу чарасында Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов Коръәннән аятьләр укып дога кылды. Соңрак, Ринат хакында үзенең истәлекләрен сөйләде.

“Мәскәүдә Ринат белән бер туйда булдык. Мин никах укыдым. Әлеге мәҗлестә яһүдләр дә күп иде. Башка танылган җырчылар рәтендә, Ринат чыгыш ясагач, бөтен игътибар аңа күчте. Шул яһүдләр кат-кат аның җырлавын сорадылар. Ул халыкчан татар моңын, җырын гади тамашачыга да, башка милләтләргә дә күрсәтә белә иде”, диде ул.


Хәтер-хәтирәләр


Батыр мәдәният йортында узган матәм кичәсендә Ринат Гайнетдинов хакында бик күп хәтирәләр сөйләнде.

Искә алу чарасын оештырган Фәрит Әбитов, Ринат Гайнетдиновның гаять дәрәҗәдә тыйнак булуын искә алды.

“Ринат, әйдә төрле бәйгеләр бара, шунда катнаш, бераз исемеңне чыгар дип күпме әйттем. Ул, бу җиңүләр миңа нәрсәгә соң, дип баш тарта иде. Мәдәният институтында Зәйнәп Фәрхетдиновалар, Зөфәр Билаловлар белән бергә укыган егет ул. Аның, безнең яктагы татарларга җыр-моңы гына хезмәт итмәде.

Ринат, татар-чуашның уртак бәйрәме итеп оештырылган Сабантуйларында, татар сәхнәсен аерым төзергә дип йөрүчеләрнең, моны гамәлгә ашыручыларның берсе иде. Узган ел 18нче мәртәбә узган, республика күләмендәге “Рамазан” бәйгесенең дә чишмә башында ул торды”, диде Фәрит Әбитов.

Ринат берничә ел Рафаэль һәм Динә Латыйповлар төркемендә гармунчы булып эшли. Матәм чарасына да, кырык эшен кырык якка ташлап, Динә Латыйпова килгән иде. Ул, Ринатның сирәк очрый торган халыкчан талант дип бәйләде. Туган авылында истәлек тактасы куярга кирәк, вафатыннан соң булса да, Чуашстанның атказанган артисты исемен алу өчен тырышыйк, дип белдерде.

Чарада, Ринатның бер туган кардәшләре, дуслары, авылдашлары да чыгыш ясады. Сәхнәдә бергә гомер уздырган дуслары да җырладылар.

Тантананы Ринатның коллегалары, Чуашстанда танылган сәхнә әһелләре, тамадалар Рәфис Атаказов белән Дания Сәләхова алып барды.

Гайнетдинов бәйгесе булачак


Матәм чарасында чыгыш ясаган, Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәшит Сәнҗәпов, талантларны үлгәч кенә түгел, исән вакытларында да кадерен белергә кирәк дип чыгыш ясады.

“Ринат үзе исән чакта гел яшьләрне күтәрергә тырышты. Әйдәгез, без дә аның эшенә тугрылыклы булып калыйк. Ринатның исемен оныттырмас өчен дә, яшьләребезне үстерү максатында да, ел саен Ринат Гайнетдинов исемендәге бәйге оештыруны гамәлгә кертик”, дип чыгыш ясады Рәшит Сәнҗәпов.

Әлеге матәм чарасын оештырган Фәрит Әбитов, бу тәкъдимне киләсе елга ук гамәлгә кертә башлыйбыз дип белдерде. Фәрит Чуашстан татарларының халык җырчысы Ринат Гайнетдиновның якты истәлеген саклау максатында, инде быел ук шактый эш башкарды. Әлеге матәм чарасын оештыру белән генә чикләнмичә, җырчының таралып яткан архивын туплап, андагы җырларны барлап диск чыгарды. Моннан тыш, төрле елларда төшереп алынган видиоларны да җыеп, Фәрит Әбитов, җырчының хәтер клибын да эшләде.

XS
SM
MD
LG