Accessibility links

Диния нәзарәте дәүләткә таяна


Татарстан Диния нәзарәте республика мөселманнарының 27 февральдә узган IV корылтаена йомгак ясый. Корылтай резолюциясендә Татарстан мөселманнарының Ураза бәйрәмен рәсми ял көне итү мәсьәләсе куела, 2010 елда Русиядә узачак халык саны алуда татар милләте аерым халыкларга бүлгәләнергә тиеш түгеллеге әйтелә.

Резолюциядән аңлашылганча, бүгенге көндә Татарстанда дин өлкәсендә башкарылган эшләр – хакимият белән дин әһелләренең уртак казанышы дип аңлатыла.

Корылтай барышында чыгыш ясаучыларның һәрберсе диярлек Татарстан мөселманнарының бердәм булуын искә алса да, резолюциядә Диния нәзарәте эшчәнлегендә мөһим мәсьәләләрнең хәл ителмәве языла. Бу, барыннан да бигрәк, Дини идарә эшчәнлегенең фикри нигезе булган Хәнәфи мәзһәбе тирәсенә берләшүгә кагыла.

Татар милләтен бүлгәләргә кирәкми

Корылтай делегатлары 2010 елда Русиядә үтәчәк халык санын алу турында да искә ала. Анда күренгәнчә, татарлар арасында төрле этник төркемнәрнең булуына карамастан, милләтне аерым халыкларга бүлгәләүгә юл куелырга тиеш түгел. Ватандашларыбызны алда торган җанисәп алуда актив катнашуга чакыру белән бергә, аларга татарның бердәм – бүленмәс милләт булуын да искәртү урынлы.

Шул сәбәпле, татарның традицион рухи кыйммәтләрен, милли мәдәниятен һәм татар телен саклау аерым бер төсмер ала. Әлеге проблемнар тагын бер кат мөселман мәгарифенең тулы бер системасын булдыру зарурлыгын ассызлыклый, диелә корылтай йомгаклавында.

Хәләл ризык, намаз уку бүлмәсе

Корылтай делегатлары фикеренчә, дин тотучыларга барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Мисал өчен, югары уку йортларында, эре ширкәтләрдә, дәваханәләрдә, транспорт челтәрләрендә намаз уку бүлмәләре юк. Шуңа бөтен дөньяга мөселман республикасы буларак танылган Татарстанда әлеге мәсьәләне уңай хәл итү –конфессиональ сәясәтенең төп аспекты булыр, дип саный корылтай вәкилләре.

Шулай ук мәктәпләрне, балалар бакчаларын хәләл ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе дә Диния нәзарәтенең киләсе дүрт елда
башкарылырга тиешле эш планына кертелгән.

Дәүләт мөфтиләрне, мөфтиләр дәүләтне хуплый

Корылтайда да, аның резолюциясендә дә Русиядә мөселман оешмаларын берләштерү турында искә алына. Делегатлар Русия мөселманнарының берләшүен яклый һәм бу эшкә һәрьяктан уйлап якын килерләр, уртак фикер бөтен оешмалар өчен дә кулай булыр, дигән фикергә килгән.

Равил Гайнетдин
Татарстан мөселманнары корылтаенда берләшү мәсьәләсенә Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин һәм Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгат Таҗетдин да тукталды.

Гайнетдин белдерүенчә, мөселман оешмалары алга таба да таркау килеш яши ала. Әмма “Бүлгәлә һәм хакимлек ит!” сәясәтенә нокта куяр вакыт җитте. Равил хәзрәткә Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров та мөселман оешмалары берләшүен дәүләткә файдалы икәнен әйткән.

Русия Үзәк Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Тәлгат Таҗетдин исә мөселман оешмалары башлыкларына җыелып сөйләшергә, уртак фикергә кирәк, дип чыгыш ясады.

Мәчетләр, муллалар

Бүген Татарстанда 1200-дән артык мәчет эшләп килсә дә, аларны финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгән, коммуналь хезмәтләргә түләүләр зур чыгымнар сорый. Шуңа күрә корылтай делегатлары дини оешмаларның мәчетләр өчен коммуналь түләүләрне физик затларныкы белән тигезләштерү фикерен хуплый.


Тәлгат Таҗетдин


“Дини оешмаларга үзфинанслауның төрле формаларын киң җәелдерергә, хәйриячелек тәҗрибәсен актив кулланырга һәм инвестицион проектларда катнашырга кирәк”, ди корылтай делегатлары.

Шулай ук, авыл мулларын эшле итү мәсьәләсе дә хәл ителмәгән икән. Корылтай фикеренчә, бу эшләрне җирле хакимият башкарып чыгарга тиеш.
XS
SM
MD
LG