Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:17

Байкал артында интернат мәктәп хезмәткәрләренә жинаять эше ачылган


Байкал артындагы Урульгин мәктәп-интернат хезмәткәрләренә карата инде өченче жинаять эше ачылган.

Өлкә прокуратурасы матбугат хезмәтенең “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгына биргән хәбәрләренә караганда, бу юлы балаларга каты мөнәсәбәттә булуда тәрбияче Ольга Куркина шикләнелә. Тикшерүләрдән соң ул берничә тапкыр балаларга кул күтәргән дигән нәтижәгә ясалган.

Аннан алдарак жинаять эше интернат мәктәп директорының тәрбия буенча урынбасары Дмитрий Виткаускаска һәм азык-төлекләр урлауда гәепләнгән кухня хезмәткәрләренә карата ачылган иде.

XS
SM
MD
LG