Accessibility links

Кайнар хәбәр

YouTube-тагы видео "фиргавен арбаларын" тәртипкә өнди


«Лукойл» ширкәте җитәкчеләреннән берсе Анатолий Барков утырган машинаның юл казасында 2 кешене үтерүе интернетта та чагылыш тапты: тәнкыйти рэп җырлары белән танылган MC Noize кушаматлы Иван Алексеев видеоклип ясап, югарыдагы түрәләрнең юлларда башка кешеләр иминлегенә төкереп каравы белән көрәшергә өнди.



25 февраль көнне Мәскәүдә Анатолий Барковның Мерседес машинасы каршы юлга чыгып, Ситроен С3 белән бәрелешә. Шул машинадагы 36 яшьлек Олга Александрина һәм аның 72 яшьлек кайнанасы, танылган доктор Вера Сиделникова һәлак була. ГАИ каза өчен Александрина гаепле дип чыкты. Каза шаһитлары исә "Лукойл" түрәсе шоферын гаепли - каршы юлга ул чыга. Видеога шушы каза күренешләре дә кертелгән. Түрәләрнең махсус маяклар куеп йөрүе, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуы һәм гади халык иминлегенә төкереп каравы күпләрдә протест уята.
XS
SM
MD
LG