Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:29

Галиева тәрбиядә җәмгыятьнең бер мәсләге булмауга бик борчыла


Табибә һәм җәмәгать эшлеклесе Суфия Галиеваның яңа китабы “Олуг бүләк” рухи чистарыну турында. Әхлак, әдәп, тәүфыйк, ислам һәм кеше сәламәтлегенә багышланган.

Мәликә Басыйр. Суфия апа, мәчетләр салына, мәдрәсәләр ачыла, мәктәпләрдә дә татарча укыталар. Ә тормышта начар кешеләр кимеми кебек.

Суфия Галиева. Дүрт буын динсез калды. Революция булган көннән мәчетләребезнең манараларын кистеләр, китапларыбызны күмделәр. Авыл халкына, иртәнге сәгать 6га җыелыгыз, муллагызны мәчетнең диварына терәп атабыз, карап торыгыз, дип чакырган сүзләр әле дә хәтеремдә.

Менә миңа 85 яшь, яшьтәшләрем ислам тәгълиматсыз, дин белемсез калды. Хәзер үземнең оныкларымның балалары да татарча белми үсә. Әти-әниләре икесе дә татар бит. Катнаш милләтле гаилә булса, сөйлисе дә юк инде, татар теле бөтенләй бетә.

Икенче яктан, безнең “Аслиһи-нәслиһи”дигән бер мәкалебез бар. Карагыз әле, Казанда гасырлар буе бер Мәрҗани мәчете белән яшәдек. Сугыш елларында да аны саклап кала алдык.

Ә хәзер Казанда 101 мәчет бар. Аларга укымышлы яшь муллалар килде. Кай арада укып өлгерделәр, гаҗәпкә дә калам. Алар белемле яшь хәзрәтләр.

Коръәндә дингә көчләү юк. Алла үзе әйтә: Ике әйтегез дә, башка әйтмәгез, өметле бәндә булса, мин аны үзем туры юлга салам, ди. Чынлап та, 60 яшькә җиткән картларның мәчеткә килгәннәрен беләм.

25-30 яшьлек аналар 5 яшьлек балаларын да җитәкләп мәчеткә килә. Әнисен абыстай, баласын шәкертләр укыта.

Шушы 15-20 ел эчендә гакыл ияләре, ислам белемле, зур тәгълиматлы хәзрәтләребез үсеп чыкты. Бу бит бәхет. Ә халыкны бу юлга чакырырга әллә рөхсәт юк инде. Мин үзем татарча тапшыруларны һәрчак карап барам. Һәм бик борчылам. Кирәкле, мәгънәле таршыруларга 5-6 минут вакыт бирәләр дә, хәзрәт сөйли башлау белән, вакытың бетте, дип әйтәсе сүзен дә әйттереп бетермиләр.

Дингә чакырырга өлгерә алмадык, шуңа бик борчылам. Ярый, минем әнием мөгаллимә булган да, мине 5 яшемдә гарәпчә язарга, Коръән укырга өйрәткән. Бала тәрбияләүдә гаиләнең әһәмияте зур. Баланы фәкать ана гына тәрбияли.

Мәликә Басыйр. Элек телевизор булмаган, күп җирдә радио да сугыш башланыр алдыннан гына ишетелә башлый. Һәр гаиләдә ата-ана үз баласын үзе тәрбияләгән.

Суфия Галиева. Радиодан да бертуктаусыз җыр бирәләр. Ул әйбәт, әлбәтттә, үз телебездә җырлыйлар. Хәзер Казаныбыз төнлә дә тапшырулар бирә, бик яхшы. Ләкин, фәкать шушы ислам тәгълимате генә әдәпкә, әхлакка, тәүфыйкка, инсафлыкка өйрәтә бит. Ансыз булмый, булмый, балакайларым.

Мәликә Басыйр. Суфия апа, әниегез сезне балачакта нинди әсәрләр белән тәрбияли, татар халкының нинди китапларын укыта иде?

Суфия Галиева. “Әлхәм”дибез инде. Фатиха сүрәсен өйрәтә иде. Аны 3 тапкыр укысаң, Аллаһ Коръән чыккан әҗерен бирермен дигән, ди иде.

Һәрвакыт Мөхәммәдияне көйләп укыды. Безнең китапханәбез бик бай, гарәп хәрефләре белән язылган китаплар иде. Анда Гаяз Исхакый, Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйри китапларын укып аңлатып бирә иде.

Әнием: “Күкрәк түрендә йөрәк, йөрәк эчендә калебебез, кальб янында Аллаһ биргән рухыбыз бар. Рухы бай кеше, һәрчак мактала. Кечкенәдән, яшьтән дин хәрефләрен, Аллаһ хакын олылаган кеше, ана хакын белгән кешенең рухы бай була”, дия иде. Аллаһ Кoръәндә дә, сез әллә ничә җирдә мәчет салып йөрерсез, ә ялгыз йортта анагыз ыңгырашып ята икән, изгелек эшләрегезне дә кабул итмәм, ди. Башта кайтып анагызның хәлен белегез, аның күңелен күрегез, ди. Бу тәрбия түгелмени?

Иман турында әйтсәк, авыл апалары әллә нинди гыйлем алмасалар да, балаларын йоклатканда: “Әлф-би, ти-си, җом-хый, дал-зәл...” дип йоклаталар иде. Хәзер аны галимнәр үзенә бер дога дип әйтә.

Гарәп телендәге Коръән сүзләре татар телендә дә бар. Шуның өчен безнең телебез бик матур тел. Хәзер Коръән 150 телгә тәрҗемә ителгән. Шуңа мин бик горурланам.

20 ел элек Казандагы тарихчы галимебез Рафаэль Мөхәммәтдинов “Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре” газетында татар халкына мөрәҗәгать иткән иде. “Безнең бер мәсләгебез юк, идеологиябез юк, ничек яшәргә була” дип язган иде.

Ул вакытта мин аның язмаларын бик җентекләп өйрәнеп, үземнең беренче китабыма да аның турында язып чыккан идем.

Мәликә Басыйр. Суфия Галиеваның “Мөселманча тәрбия нигезләре” 1998 елда басыла. Аннан соң “Ир балаларны дөрес итеп тәрбияләү”, “Милли мирасыбыз хәзинәләре - тәрбия нигезләре” китапларын үз акчасына чыгара.

“Олуг бүләк” дип аталган китабы 2009 елда дәүләт хисабына “Матбугат йорты” нәшриятында басыла.

Мөслимә, милләтпәрвәр, 37 ел табибә булып эшләгән Суфия Галиева кешеләрне шәхес, әдәпле, аңлы, рухи яктан бай кеше итеп тәрбияләүне бурыч итеп куя. Әмма җәмгыятьнең кешене тәрбияләүдә бер мәсләге булмауга бик борчыла.

XS
SM
MD
LG