Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стипендия кимерме?


Студентлар Казан университетында стипендияләр киселәчәк икән ди. Февраль ае өчен дә стипендия һаман килмәгән, тоткарлана. Студентлар пошына, шау-шу килә. Болай булгач яхшы укырга стимул булмаячак инде диләр алар.

Соңгы айларда КДУ тирәсендә тынлык урнашкан иде. Узган елның октябрь аенда Русия президенты берничә уку йортын кушып, КДУ базасында Федераль университет булдыру карарын чыгарганнан соң, башта бөтен студентлар да моны хупламаган иде. Бу үзгәрешне төрле яклап караганнан соң, моның яхшы якка китерәчәгенә, КДУ өчен яңа киләчәк ачачагына өметләнделәр. Хәзер Федераль университетның яңа ректоры кем булачагын көтәләр.

Шушы атнада студентларның яңа борчуы туды, аудиториядә студентлар яңа проблема турында бәхәсләшә. Янәсе “4” ле һәм “5”легә укучыларга стипендия 300 сумга кими. Моңа кадәр ул 1100 сум иде.

“5” легә укучыларга югарырак стипендия бөтенләй бирелмәячәк икән дип сөйлиләр. Яхшы билгеләргә укучыларга, башка барлык студентларга кебек үк бер үк стипендия – 800 сум биреләчәк, ди студентлар.

Очын-очка ялгаучылар да бар

“Февраль аена да әле стипендия бирмәделәр безгә. Гадәттә 10-15 нче числоларда ала идек. Төркемдә стипендия темасы көн кадагында тора. Кызлар киметәләр икән, ди. Безнең төркемдә стипендиядән-стипендиягә яшәүче студентлар бар. Алар аеруча нык борчыла.”, ди журналистика факультеты студенты Эльвира.

Химия бүлегендә укучы студентлар стипендия алучылар саны киметелә диләр. Хәзер барлык имтиханнарын “4” ле генә биргән студентлар да стипендия алмаячак. Стипендия булсын өчен бер имтиханны булса да “5” легә бирелергә тиеш ди студентлар. Бу сүзләр өлешчә дөрес ди бүлек җитәкчелеге.

“Стипендия кимемәячәк. Әйе, барлык билгеләре “4” ле генә булган студентларга стипендия һәр ай түләнмәячәк. Әмма яхшы укыган бер кеше дә стипендиясез калмаячак. “4” леләргә генә укучыларга социаль ярдәм рәвешендә акча биреләчәк”, диде, исемен атауны теләмәгән химия бүлеге деканатыннан берәү.

КДУның финанс эшләре мөдире Сергей Горбачев, бу сүзләр дөреслеккә туры килми, ди. Ә стипендиянең тоткарлануына килгәндә, ул үз вакытында килергә тиеш булган.

“Безнең стипендия Русия федерациясе хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән. Элек тә ул 1100 сум иде, хәзер дә шулай булачак. Ә стипендиянең тоткарлануына килгәндә, миндә мондый мәгълүмат юк, документлар буенча, алар вакытында күчкән”, ди финанс эшләре мөдире.

Казан дәүләт икътисад институты студентлары арасында да уку йортының казнасы кимү, шунлыктан стипендия алучы студентлар саны киметелү турында сүз йөри. Финас-кредит факультеты деканы Камил Харисов, бу сүзләр университетлар кушылып, Федераль университетка әйләнү нәтиҗәсендә тугандыр, әмма алар дөрес түгел, ди.

“Стипендия фонды кимемәде, студентлар дөрес сөйләми. Стипендия күләме дә үзгәрмәячәк. “5” легә генә укучыларга стипендия 50 % ка артыграк бирелә. Бөтенесе шулай ук калачак”, ди Камил Харисов.

Студентлар 3 атна элек килергә тиеш булган стипендияне көтә. Суммасы нинди булыр – билгесез. Учаксыз төтен булмый диючеләр дә бар.
XS
SM
MD
LG