Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:10

Икътисад фәннәре кандидаты Сәлим Хәбибрахман “Безнең гәҗит”кә әнә шулай дип белдерә. Ул “Русия һәм Евразия тарихында татар эзе” дип аталган тупланма проекты авторы. Аның беренче китабы “Кара риваять эзеннән: Русия татарлары турында дөреслек һәм ялган: чыганаклар, сәбәпләр, авторлар” дип атала.

Әлеге китапны автор тулысынча үзе финанслый. Ул 4 мең данә белән 2009 елда басыла.

“Китап яңалыкка бай. Монда рәсми тарихта ачылмаган яңа фактлар китерелгән. Безнең тарихны кем һәм ни өчен үзгәрткән? Аны үзгәртү кемгә файдалы булган? Китапта шулар ачыклана. Биредә “чын” тарихның XVII-XVIII гасырда, хакимияткә Романовлар династиясе килгәч үзгәртелгәне раслана. Ул Ватикан белән берлектә эшләнгән булса кирәк. Бөтен серне ачып бетерәсе килми, ләкин Казан алынганчы татарларның, Казанның авторитеты зур, безнең йогынты нык була. Алар татарларны болай гына үтереп бетереп булмаячагын яхшы аңлап, хәйләкәр юл сайлый – тарих кире языла”, дип белдерә Сәлим Хәбибрахманов.

Җинаятьчеләр һаман иректә


“Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов “Иминме илебез?” дигән мәкаләсендә соңгы 15 ел эчендә Русиядә депутатларның, журналистларның, хокук яклаучыларның күпләп үтерелүенә мөнәсәбәттә һәр нәрсәгә дә үз вакытында нокта куелырга тиеш, дигән фикер әйтә. 1 мартта танылган тележурналист Владислав Листьев үтерелүгә 15 ел тулу һәм бүгенгә кадәр җинаятьчеләр табылмау кулына каләм алырга этәргән.

“Владислав Листьев, Галина Старовойтова, Анна Политковская, Дмитрий Холодов һәм башка бик күп шәхесләрнең җинаятьчеләр кулыннан юк ителүе һаман да җиде кат йозак астында. Журналистлар үзләре дә бу җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнде, әмма җепнең очына чыгу мөмкин түгел.

Ул вакытта “Совершенно секретно” тапшыруында эшләгән журналист Андрей Калитин программаның Листьев үлемен тикшерү белән шөгыльләнүен әйтә. Ләкин төрле инстанцияләрдән басым ясалуын, кисәтелүләрен исенә төшерә. “Әле дә җинаятьнең ачылуын теләмиләр. Бу кешеләр криминал структуралар белән буташып беткән. Алар бүген дә зур урыннарда утыра”, – дип уйлый Андрей Калитин. Тикшерү оешмаларында бу җинаять эше ябылмаган, диләр. Әмма ул ачылыр микән?

Владислав Листьевның хатыны – татар кызы Альбина Назимова – бу сорауга бер төсле генә җавап бирә: “Юк”, ди. Әмма Альбина ханым Русия хокук саклау оешмаларына, хакимияткә өметен өзсә дә, хөкем чыгачагына ышана. “Бөек хөкем бар бит. Иртәме-соңмы, бу адәмнәр ул хөкем каршына барып басар”, ди ул. Әйе, андый хөкем барына мин дә ышанам. Аллаһы барысын да күрә. Иң зур хәким – Ул. Ләкин минем, Русиядә иминлегем өчен борчылмыйча, хокук саклау оешмаларына ышанып яшисем килә”, ди Фәйзрахманов.

“Мөфтият үзгәрерме?”


Журналист Айзат Шәймәрданов үзенең мәкаләсендә әнә шундый сорау куя. Татарстан мөселманнарының соңгы корылтаендагы кайбер үзгәрешләргә дә туктала. Татарстан хөкүмәтендәге дин эшләре идарәсе башлыгы Ринат Вәлиуллин фикерләрен дә китерә.

“Матбугатта, безнең идарәгә килүче хатлардан күренгәнчә, халык ТДНнән канәгать түгел. Иң элек диния нәзарәтенең Татарстан мөселманнарын тулысынча берләштерүче халыкчан үзәк буларак эшләп китә алмавын ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Мәчетләр саны арта, тик алар буш тора. Дин әһелләре халыкны үз артыннан ияртә алмады. Халык белән эшләү бик түбән дәрәҗәдә. Инде мәчеттә намаз укучыларның күпчелеге башка мәзһәбтә гыйбадәт кыла, белем алган имамнарыбыз мәчетләрне җитәкләми. Әлеге мәсьәләләр киләчәктә кардиналь үзгәрешләр булырга тиешлеге хакында сөйли. Диния нәзарәте киләчәктә үзкыйммәтләребезне кайтару мәсьәләсе буенча эшчәнлек башларга тиеш”, ди Вәлиуллин.

Шәймәрданов мәкаләсендә Рамил Юнысның үз урынын саклап кала алмавына да туктала. Корылтайда “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәиз мөфтинең беренче урынбасары итеп сайланды.

“Ни өчен бу урынны Рамил Юныс саклап кала алмады? Казан мэры Илсур Метшинның якын дусты, өстәвенә. Рамил хәзрәтнең бу көнне күңеле шат күренми иде. Согуд Гарәбстанында укыган, әле узган елның 19 июнендә Татарстан Дәүләт Шурасында дәүләти-дини мөнәсәбәтләр торышына багышланган «түгәрәк өстәл»дә ул, ваһһабичылыкны җинаятьчел күренеш түгел дип әйткән иде. Аның сүзләренчә, әлеге идеология — Согуд Гарәбстанының рәсми идеологиясе генә.

Ул безнең җәмгыятьтә мең елдан артык тотып киленгән Әбү-Хәнифә мәзһәбенә, тарихыбызга, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә туры килми, шуңа да аны кабул итә алмыйбыз, дигән иде ул. Әлбәттә, дәүләт һәм традицион ислам өчен Илдус хәзрәтне калдыру күпкә отышлырак”, ди Шәймәрдәнов.

Шәймәрдәнов фикеренчә, Илдус хәзрәтне беренче урынбасарлыкка тәкъдим итү дәүләт инициативасы булырга тиеш. Бүгенге дәүләти этно-конфессиональ сәясәт традицион исламны торгызуга юнәлгән.

XS
SM
MD
LG