Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият Кирмәннән Ирек мәйданына күчә


Татарстан хөкүмәте бинасы
Татарстан хөкүмәте бинасы

Татарстанның сәяси кырында тыңлык. Давыл алдыннан булган тынлыкны хәтерләтә ул. Барысы да 25 мартны көтә. Имеш, Миңнеханов президент вазифаларына керешкәч, Татарстанда кинәт кенә зур үзгәрешләр башланачак.

Әлегә исә тикшерерлек сәяси вакыйгалар булмагач, матбугатта күбрәк Шәймиевнең нинди булганын тикшерәләр, ә инде Миңнехановның нинди президент булачагын фаразлауга килгәндә, андыйлар күп түгел.

Шуларның берсе - сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, һәм ул китәчәк һәм киләчәк башлыкларны аларның эш урыннарына карап чагыштыра.

Шәймиевнең Казан кирмәнендә урнашкан сарае төрек-татар империалистик стилендә башкарылган. Бина вак бизәкләр белән, байларча эшләнгән авыр агач ишек белән матурланган. Бу бинада барысы да бер патша өчен эшләнгән сыман, ди Әхмәтов. Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещения чиркәве белән янәшә булуы аңа тарихи рух өсти. Шәймиев барлык нәрсәне үлчәп, кат-кат уйлап, ашыкмыйча гына хәл итә торган шәхес. Аның эш сарае да моны исбатлый.
Казан Кирмәнендәге президент сарае

Президентлыктан киткәч исә, Шәймиев үз эшен авыл хуҗалыгы министрлыгының яңа бинасында дәвам итәргә мөмин. Моңарчы мондый искитәрлек бинаның әле Татарстанда булганы юк иде. Әхмәтов фикеренчә, бәлки бу бина махсус Шәймиев өчен төзелгәндер дә. “Һәрхәлдә ул аның абруена туры килә”, ди белгеч. Бу бина берьяктан мәһаббәт тә, әмма чуарлыгы ды күзгә ташлана.
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының яңа бинасы

Миңнеханов исә Шәймиевтән нык аерыла. Ул артык хисчән кеше түгел, барлык нәрсәне үлчәп һәм файда алырга теләп эшли. Эшләрне тиз һәм нәтиҗәле башкара. Ирек мәйданындагы хөкүмәт бинасына карап та яңа президентның холкын билгеләп була. Бу бина заманча стильдә эшләнгән, биредә тарихилык юк. "Хөкүмәт бинасы инде Миңнехановның сараена охшап тора", ди Рәшит Әхмәтов.

Миңнехановка Шәймиев ярдәме кирәкме?


Күптән түгел “Интерфакс”ка биргә әңгәмәсендә Шәймиев Татарстан президенты иң элек урталыкны саклый белергә тиеш дигән иде. Әмма Әхмәтов фикеренчә, Миңнеханов лидер һәм бөтен мәсьәләдә дә үз өстенлеген тоярга тели. “Әгәр Шәймиевнең эшләү принцибы – “ике ишекне дә ачык тоту” булса, Миңнехановныкы Наполеонча – “сугыша башлыйк, аннан нишләргә икәнен күз күрер” кебек бәяләнә. Шәймиев - фикер, ә Миңнеханов - эш кешесе”, ди Рәшит Әхмәтов.

Шәймиевнең “Авыр чакта Миңнехановка терәк булырга әзермен” дигән сүзе дә сораулар уята.

“Шәймиев ярдәмгә әзердер дә, әмма Миңнехановка бу кирәкме? Чөнки ул барыбер барлык эшләрне үзенчә эшләргә күнеккән. Миңнеханов президент булып эшли башлагач, кадрларны үзгәрткәндә дә, Шәймиев кебек әллә ни озаклап уйлап тормаячак. Үзенә ошамаган кешеләрне хакимияттә тотмаячак”, ди Рәшит Әхмәтов.

Шәймиев, Мөхәммәтшин, Метшин

Әхмәтов фикеренчә, Шәймиевнең “Универсиада – Миңнеханов һәм Метшинның җиңүе” дигән сүзләр дә тикмәгә әйтелмәгән. Димәк, Шәймиев китер алдыннан Метшинны ким дигәндә Универсиада узганчы, хакимияттә калдырырга дигән шарт куйган.

“Метшин һәм Мөхәммәтшин артында һәрвакыт Шәймиев торачак. Үзенә күрә өчлек барлыкка килә. Бу өчлекнең төп көче Татарстанда иң эре “ТАИФ” ширкәте һәм район башлыклары. Миңнехановка ел дәвамында бу төркем күзәтүе астында эшләргә туры килә. Чөнки әлегә аның үзенең мондый ышанычлы төркеме булдырылмаган”, ди Рәшит Әхмәтов.

Ничек кенә булмасын, Татарстан хакимиятендә барган үзгәрешләрдән соң, казаннар Кирмән яныннан музейга караган сыман карап китә. Әлегә бу тыюлыкның үзәк урамыннан кыйбатлы машиналар тыз-быз “бабай” янына киңәшергә йөри. 25 марттан соң исә бу машиналарның да йөрүе сирәгәйгәч, Казан Кирмәне фәкать туристлар өчен генә булып калырга мөмкин.

Аның каравы, башкаланың Ирек мәйданында тормыш көннән-көн җанлана. Ни әйтсәң дә, хакимият Кирмәннән Ирек мәйданына шуыша. Моңа җитәкчелек кенә түгел, халык та игътибар итә башлады.
XS
SM
MD
LG