Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:26

Русия Дәүләт Думасында инкыйлабка кадәрге милекне дини оешмаларга кире кайтару канун проекты карала. Православлар бу өлкәдә бик җитез, ә мөселманнар әлегә әллә ни кызыксыну күрсәтми.

Милекне дини оешмаларга кайтару канун проектын Русия мөселманнарының әллә ни “күтәреп алганы” сизелми. Төрле бәхәсләр дә Урыс православ чиркәве тирәсендә генә бара. Мисал өчен пәнҗешәмбе музей эшчеләре Русия патриархы Кириллга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Алар фикеренчә, Русия мәдәният министрлыгы карамагында булган милекне чиркәүгә бирү дөрес түгел. Чөнки сәнгать әйберләренә гади мөлкәт итеп кенә карарга ярамый.

Шул ук вакытта Урыс православ чиркәвенең синод мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Владимир Легойда белдерүенчә, монда сүз иконалар түгел, ә инде чиркәү тарафыннан кулланыла торган биналар турында бара. “Аларның күпләре инде чиркәү, монастырь булып хезмәт итә һәм Урыс православ чиркәвенә тапшыру бу бары тик рәсмиләштерү генә”, ди Легойда.

Православлар милек тирәсендә төрле сөйләшүләр алып барганда, Русия мөселманнары һәрвакыттагыча дәшми.

Тарих фәннәре докторы, “Русиядә Ислам” энциклопедия сүзлеге басмасы җитәкчесе Дамир Хәйретидинов сүзләренчә, әлеге мәсьәләнең нәкъ соңгы вакытта күтерелүе патриарх булып Кирилл килүе белән бәйле.

“Элекке патриарх Алексий II эшли алмаганны, Кирилл бик тиз башкаруын инде беренче генә күрүебез түгел. Бу яңа патриархның әле үзе вазыйфасына керешкәнче үк административ ресурслары көчле булуын күрсәтә. Чыннан да ул иң күп эш алып баручы тышкы чиркәү багланышлары бүлеген җитәкләде. Шулай ук аның хакимият җитәкчеләре белән мөнәсәбәте дә бик уңай кебек. Һәм бу очракта хакимият белән чиркәү мәнфәгатьләре килеште”, ди ул.

Мәчетләр генә түгел...

Хәйретдинов сүзләренчә, мөселманнарга кайтарылырга тиешле милекне күзаллаганда, монда заманында үзләштерелгән мәчетләр турында гына сүз барырга тиеш түгел. Чөнки инкыйлабка кадәр шактый гына мәдрәсләр дә булган. Шулай ук зиратлар, мөселманнар өчен тарихи урыннарның да истә тотылуы мөһим.

“Канун проектта чиркәүдән тартып алынган күчмә милек турында да сүз бара. Мөселман оешмалары да моны истән чыгармаска тиеш. 20-30 елларда имамнардан, муллалардан күчмә милек тә тартып алынган. Финансларның кире кайтарылуы, әлбәттә, икеле. Ләкин башка күчмә милекнең репрессияләнгән муллаларга яки мәчетләргә караганы исбатланса, ул мөселман оешмаларына кайтарылырга тиеш дип саныйм”, ди ул.

Әлбәттә, ата-бабалардан калган мирасны санап чыгару хәзер шактый авыр. Хәйретдинов әйтүенчә, мөселманнар диния нәзарәте һәм кайбер дини оешмалардагы архив документларында алар бар. Әмма басылган хезмәт рәвешендә мин берне дә белмим, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG