Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда интихарчы һөжүменнән 5 кеше һәлак булган


Бүген Пакыстанның төньяк-көнбатышында интихарчы һөжүменнән 5 кеше һәлак булган, 25 кеше төрле яраланулар алган.

Хәбәрләргә караганда, Әфганстан чигеннән ерак булмаган Хангу шәһәрендә, шыгый хажилары утырган ике автобус янында бер интихарчы шартлаткычны хәрәкәткә китергән.

Полиция хәбәрләренә караганда бу һөжүмнәр дини дошманлык нәтижәсендә ясалган булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG