Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Карт бүре” беркая да китми


Шәймиев Зөя утравында православ руханилары белән
Шәймиев Зөя утравында православ руханилары белән

Татарстан Дәүләт шурасы президиумы утырышында республиканың беренче президенты вәкаләтләрен үтәүне төгәлләгән зат өчен махсус вазыйфа булдыру турында канун проекты каралды. Яңа канун Миңтимер Шәймиевнең 25 марттан соң президентлыктан киткәч, республика тормышына тәэсир итүен күз алдында тота.

Бу проект Дәүләт шурасының 12 мартта ачылачак утырышында беренче укылышта тикшереләчәк. Әйтергә кирәк, мондый адымны алдан белеп торучылар, президентлыктан киткәннән соң? Миңтимер Шәймиевнең дәүләт эшендә ничек катнашуын белүчеләр очрамады.

23 гыйнварда Миңтимер Шәймиев үзенең яңа мөддәткә тәкъдим ителүдән баш тартуы турында журналистларга сөйләгәндә, ул “Бердәм Русия” фиркасенең җитәкчелегеннән китүе, федераль дәрәҗәдәге вазыйфаларны кабул итмәве турында ачык итеп әйтте. Президентның хәләл җефете Сәкинә ханымның кәефен кырып булса да, Миңтимер Шәймиев үзенең өйдә генә утырырга җыенмавы турында әйткән иде.

Тик кенә утырмас өчен ялга чыккан җитәкчеләрнең берәр файдалы хәйрия эше, гуманитар проект белән шөгыльләнүе табигый хәл. Менә шуңа күрә Миңтимер Шәймиевнең абруе, федераль җитәкчеләр белән сүз куешулары Шәһри Болгар һәм Зөя тарихи тыюлыкларын, һәйкәлләрне тергезеп, туристлар кабул итү өчен шартлар тудыруга җигелергә тиеш. Мәдәни мирасны саклау буенча махсус вакыф булдыру турында президент фәрманы да чыкты.

Узган пәнҗешәмбедә Миңтимер Шәймиев Зөя утравына барып, булачак музейлар, тергезеләчәк ядкарьләр, башкарылачак эшләр белән яңадан танышты. Инде Миңтимер Шәймиев президентлык вазыйфасын Рөстәм Миңңехановка тапшырып, һәйкәлләр тергезергә керешә дип кенә торганда, Дәүләт шурасы президиумы карар кабул итте. Чираттагы парламент утырышында Миңтимер Шәймиев өчен махсус вазыйфа булдыру турында канун проекты каралачак.

Дәүләт киңәшчесе дип аталган бу вазыйфа моңа кадәр булган президент каршындагы дәүләт киңәшчесе вазыйфасыннан дәрәҗәлерәк. Чөнки бу киңәшчене президент Миңнеханов тәкъдим итә, ә Дәүләт шурасы раслый. Шушы ике югары хакимият тармагының һәркайсыннан да мөстәкыйльрәк булачак бу киңәшче.

Дәүләт киңәшчесенең төп эше үзенең зур сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе тәҗрибәсен Татарстан файдасына куллану. Конституция нигезендә президент Рөстәм Миңнеханов дилбегәне үз кулында тота, ә депутатлар үз эшен башкара, дәүләт киңәшчесе исә хакимиятнең дәвамчылыгын тәэмин итәр өчен кирәкле киңәшләр белән төп кыйбланы сакларга ярдәм итә.

Бу вазыйфа җәмәгать башлангычында, рәсми эш хакы алмыйча башкарыла. Дәүләт киңәшчесенең үз секретариаты булырга тиеш. Бу эш дәүләт хезмәте, чиновниклар эше түгел дип күзаллана. Миңтимер Шәймиевнең иң югары дәүләт вазыйфасы – Татарстан президенты буларак тарихка кереп кала.

Мондый хәлләр чит илләрдә булып тора. Әйтик, Кытайның кыйбласын билгеләргә Дэн Сяо Пин ярдәм итеп торды. Сингапур икътисади үсешенең “әтисе” Ле Куан Ю хөкүмәт башлыгы эшеннән киткәч, әле дә “остаз премьер” буларак җитәкче кадрларны өйрәтүдә үз исемендәге институтта эшләп йөри.

Шулай итеп, Миңтимер Шәймиевнең сәясәттән китеп, һәйкәлләр тергезүче булып китүенә ышану дөрескә чыкмады. Татарстанның беренче президенты йөгәрле, кыю һәм кискен хәрәкәтле Миңнехановка агымдагы эшләрне, икътисади пробленарны калдырып, сәяси стратегияне һәм күпмедер дәрәҗәдә гуманитар мәсьәләләрне багып торачак.

Гыйнвар аенда Шәймиевнең көтмәгәндә президентлыктан читләшүе аның командасында һәм халыкта берникадәр пошыну, курку уятса, аның дәүләт киңәшчесе булуы күпләрне тынычландырды. Шул ук вакытта киткән кеше киткән дип, яңа президент үз эшен мөстәкыйль башкаруын күзаллаучылар да аз түгелдер.

Матбугатка, аерым даирәләргә Шәймиевнең китүе аяз көнне яшен суккандай булды. Нинди үзгәрешләр булыр, уңаймы, тискәреме, дип фараз кылучылар да аз түгел. Яңалыклар көтү, үзгәрешләр теләү дә табигый. Миңнехановның заманча һәм куәтле, җитез гамәлләре Шәймиевнең тәҗрибәсе һәм стратегик фикерләве белән кушылырга мөмкин.

Илсөя Бәдретдинова башкаруындагы Илфак Шиһапов иҗат иткән "Карт бүре" җыры берничә атнадан искерде. Күренүенчә, сәясәттә һәм дәүләт эшләрендә “тяжеловес”, “карт бүре”, “ыру башлыгы” буларак танылган Миңтимер Шәймиев беркая да китми. Ул, тәртәгә яшьрәк айгырны җигеп, үзе барасы юлларны билгели кебек.

Шәймиев президент киңәшчесе генә түгел, ә дәүләт киңәшчесе булачак. Әмма Шәймиевнең Миңнеханов белән партнерлыгын Путин-Медведев тандемы белән чагыштырып булмый. Хәер, бу турыда сәясәтчеләрнең, журналистларның фикерләре һәм бәхәсләре киләчәк көннәргә кала. Шунысы ачык: Шәймиевне озатырга әле иртәрәк.

Татарстанда зур вакыйга 25 мартта көтелә. Татарстанның икенче президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазыйфаларын үтәргә керешәчәк.
XS
SM
MD
LG