Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ел хатын-кызы” бәйгесендә ирләр дә җиңде


12нче тапкыр Татарстан “Ел хатын-кызы” бәйгесенә йомгак ясады. Ана, эшмәкәр, сыйныф җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. “Хатын-кыз – галимә” номинациясен дә булдырырга кирәклеген әйтүчеләр бар.


Бу бәйге тагын шунысы белән дә үзенчәлекле, анда ирләр дә җиңәргә мөмкин. Җиңүче иң яхшы ир-атны хатын-кызлар сайлап ала. Быел алар икәү иде: Русиянең күренекле модельеры Вячеслав Зайцев һәм Рифкать Бикмуллин.

Бикмуллин Буадагы яшүсмерләр мәктәбендә тренер булып эшли. Алар үзләренең гаиләләренә 4 баланы тәрбиягә алганнар. Әлеге бәйгене оештыручылар сүзләренчә, Зайцевны республика хатын-кызлары сайлап алган икән. Ул бу кичәдә Кытайдан алып кайткан ефәктән эшләнгән хатын-кыз күлмәкләрен тәкъдим итте. Ә үзе сәхнәгә татар түбәтәе киеп чыкты. Зайцев сүзләренчә, аның ширкәтендәге иң матур модельләр – егет һәм кызлар Татарстаннан булган икән.


Быелгы бәйгедә 24 яшьтән 84 яшькә кадәр 670 хатын кыз катнашкан. “Хатын-кыз – ана” номинациясендә Кукмара районының Уразай авылында яшәүче укытучы Вәрәкия Нәбиева җиңеп чыкты. Алар ире белән бергә 5 ул тәрбияләп үстергәннәр. 7 оныклары бар

“Әтиләр үрнәк гаилә башлыгы. Нәрсәгә генә тотынмасын барсын да булдыра. Аракы тотмады, тәмәке тартмады. Без икебез дә мәктәптә эшләдек. Иптәшемнең әнисе бик булышты. Икешәр смена, кичке мәктәпләргә барганда өч смена да эшли идек. Әбиләре балаларны бик яратып карады”, ди Вәрәкия Нәбиева.



Бу гаиләгә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә игътибар иткән. Хатын-кызларны котларга сәхнәгә чыккач ул, әтиләре дә нинди мәһабәт кеше бит, диде.

Ел галимәсе кая?


Быелгы бәйгегә яңа номаниция дә өстәгәннәр. “Җитештерүдә эшләгән ел хатын-кызлары” да бәйгедә катнашкан.

Татарстан фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, галимә Дания Заһидуллина, фән өлкәсендә эшләүче хатын-кызларга да игътибар булса иде, дигән теләктә кала.

“Безнең әлеге бәйрәмдә “Ел галимәсе” дигән номинацияне күрәсебез килә. Ул галимәләрне популярлаштыруга да, аларның Татарстан мәдәниятен, фәнен үстерүгә керткән өлешен күрсәтүгә дә йогынты ясар иде. Яшьләрнең фәнгә килүе, фәнни тикшеренүләрнең халык арасында таралуы да шушы җәмгыять тарафыннан танылу белән бәйле бит”, ди Заһидуллина.

Фәннәр академиясе әлеге номинацияне кертүне ике ел рәттән тәкъдим иткән инде. Татарстандагы фән дөньясындагы хатын-кызларга әлеге бәйрәмгә дә бары тик бер генә чакыру бирелгән.

Читтәгеләр дә килде


Ә менә быел беренче тапкыр бу бәйрәмдә Русиянең 31 төбәгеннән күренекле хатын-кызлар катнашты. Алар Татар конгрессы вәкилләре кунакка чакырылган иде.

Түбән Новгород вәкилләре Зөһрә Идрисова(с), Зилә Әхмәдуллина җырчылар Венера Ганиева һәм Зилә Сөнгатуллина белән.

Ульян өлкәсенең Димитровоград шәһәренең татар мәктәбе мөдире Мөнирә Джомаева аларның берсе. “Тормышта мәшәкать күп булса да, мәктәбебезнең гөрләп эшләве мине шатландыра. Мәктәп 6нчы ел эшләп килә. Елдан-ел балалар саны арта. Ата-аналар шат. Мин аларга карап шатланам гына”, ди Джомаева.

Үзем генә яшим...


Бәйрәмгә II дөнья сугышында катнашкан апалар да чакырылган иде. Сарман авылыннан килгән Нәкия апа Фарукшина 17 яшеннән сугышка китә. Зенит полкында хезмәт итә. Ул бик тә авыр елларда хатын-кызлар бәйрәме башларына да кермәгән. Сугышлар бетеп, дөньялар әзерәк рәтләнә башлагач кына бәйрәм итә башладык без аны, ди Нәкия апа.


“Мин йортымда үзем генә яшим. Балалар уңайлыклары булган фатирда яши”, ди Фарукшина. Күрәсең, Русия президентының быел сугышта катнашкан бөтен ветераннарны яхшы фатирлы итү фәрманы турында Нәкия апага җиткермәгәннәр ахыры. Юкса, ул бу хакта әйтер иде. Шулай да хатын-кызлар бәйрәменнән ул яхшы тун киеп кайтып китте. Бәйрәмгә килгән барлык ветеран апаларга да бирделәр аны.

XS
SM
MD
LG