Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алинә Сәйдәш көйләрен тыңлап "Рубин" өчен җан ата


Татарстанда президентларны каршы алучы гүзәл кыз – Алинә Шакирҗанованың бик күп шөгыльләре бар, шул хакта таныштыруны дәвам итәбез.


Алинә син “Мисс Татарстан” агентлыгында эшләвеңне әйттең, модель булыр өчен нинди сыйфатлар кирәк?

Модель булыр өчен гүзәллек һәм нечкә бил генә җитми. Беренчедән, сиңа тапшырылган киемнәрне сәхнәдә уңай яктан күрсәтергә
кирәк. Ул җиңел эш түгел, моны уңган-булган кызлар гына булдыра ала. Модель үз-үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән гармониядә яшәргә тиеш. Ачык йөз һәм башка күркәм сыйфатлардан тыш, без татар кызларына хас тыйнаклык булырга тиеш.

Сезгә телләр белү шартмы?

Әйе, әлбәттә. Мин әле 2013 елгы Универсиадага әзерлек эшләрендә дә катнашам, волонтер булып йөрим.

Син Брюссельдә Казан Универсиаданы үткәрү хокукын алган мизгелләрне дә күреп кайткансың икән?

Ооо, онытылмас тарих булды бу. Минем өчен иң уңышлы бәйге – ул “Универсиада йөзе 2013”. Монда инглиз телен белүче студентлар катнашты. Җиңүчеләр арасында мин дә булдым. 2008 елда Брюссельдә Казанны студентлар шәһәре буларак тәкъдим иттек һәм Универсиаданы Татарстан башкаласына алып кайта алдык.
Ә инде “Казан!” дип әйтелгән мизгелләрне сөйләп аңлатырлык түгел, бер-беребезне кочаклый башладык, әләм тотып урамнарда йөгердек, татар-рус җырларын җырлап-биедек. Без студентлар олимпиадасының Казанда узуын бик теләгән идек . Быел әле Сербиядә булдым. Анда Универсиаданы карадык. Бу чыннан да студентлар өчен зур бәйрәм иде.

Сербиядәге Универсиадага Татарстаннан баручы студентлар күп идеме?


Әлеге чарага республика хөкүмәте 150 студентны алып барды. Анда барыр өчен без бәйге үттек. Төп шартларның берсе – инглиз телен белү. Белградта үткән 3 атна күңелле, кызыклы узды.

Белград синең өчен нәрсәсе белән истә калды ?

Мин анда инглиз телендә концерт-тамаша алып бардым. Татар-рус йортына чит ил дусларыбызны җыеп, үзебезнең бай мәдәният белән таныштырдык. Җыр-бию, күңелле аралашулар барсы да булды.

Янәдән модель тормышына әйләнеп кайтсак, син катнашкан бәйгеләр, рәсми чаралар нинди форматта уза, бәлки исемнәрен әйтеп чыгарсың ?

“Мисс Идел”, “Мисс Кара диңгез” кебек Русия күләмендәге бәйгеләрнең күбесендә катнаштым. “Татарстан гүзәле” бәйгесе дә читтә калмады. Шулай ук төрле халыкара икътисади форумнарда Татарстанны бай төбәк буларак тәкъдим итәбез. Универсиада үтәчәк шәһәр булуын горурланып сөйлибез. Мәскәүдә үтүче спорт, нанотехнологияләргә багышланган чараларда да еш булам. Инглиз телен әйбәт белүем миңа зур мөмкинлекләр ачты. Кайда гына булса да, инглиз, рус, татар телләрендә Татарстан турында кызыклы итеп сөйли алам.

Республиканың үткәнен һәм бүгенгесен син ничек шулай яхшы беләсең? Махсус укыдыңмы?

Төрле китаплар укыйм. Яшьүсмер вакыттан Казан тарихы белән кызыксындым, бигрәк тә риваятьләрне яратып укый идем. 10 сыйныфта укыганда экскурсовод курсларына йөрдем. Әлеге юнәлеш буенча төрле бәйгеләрдә катнаштым. Бүген бигрәк тә республикадагы спорт вакыйгалары белән кызыксынып барам.

Аерым алганда нинди спорт төрен үз итәсең?

Футбол! Кечкенәдән әти мине футбол, хоккей уеннарына алып барды. Икебез дә “Рубин”, “Ак барс” өчен җан атабыз.

Киләчәктә кем булырсың икән Алинә, модель булу хобби дисең инде?

Нәкъ шулай. КДУ ны бетергәч бер елга чит илгә укырга китәргә ният, ничек килеп чыгар төгәл әйтә алмыйм. КДУ да аспирантурага калсам да зыян итмәс. Әлбәттә инде республиканы таныту эшләрен дәвам итәргә иде, чөнки алда бит безне Универсиада көтә.

Синең татар кызы буларак, республика тарихы белән кызыксынуың бик әйбәт. Ләкин сорау туа, син боларны рәсми кунакларны каршы алу өчен кирәк булганга өйрәндеңме, әллә мин бит әле татар кызы дигән милли хис бармы!?

Балачактан милли рухта тәрбияләндем, әниемнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу да моңа тәэсир иткәндер. Татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыйм, бигрәк тә Муса Җәлилнең сугышта язган шигырьләрен үз итәм. Музыка мәктәбендә укыганда татар композиторларының танылган әсәрләрен уйнаганым бар. Бигрәк тә Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәш кебек авторларның көйләре тирән һәм тылсымлы. Аңлагансыз, мин классик көйләрне яратып тыңлыйм. Болардан тыш опера һәм балет театрындагы “Йосыф Кыйссасы” әсәре ошады. Концертларга да йөрим, Камал театрында да булам. Шулай ук сәнгатькә, бигрәк тә рәсем сәнгатенә битараф түгелмен. Үзем рәсем мәктәбен кызыл диплом белән бетердем. Музейларга еш йөрим, яңа сәнгать әсәрләрен күзәтеп барырга тырышам. Бу көннәрдә Сальвадор Дали коллекциясен карарга ният. Ул әлбәттә татар түгел, тик яраткан кешесе, хатыны Казанда туган һәм яшәгән.
Үзеңне Татарстанның патриоты дип әйтә аласыңмы?

Әлбәттә, шуңа күрә аның мәчетләре , җырчы-спортчылары, Универсиада булу белән дә татар кешесе буларак горурланам. Көчем җиткән кадәр Татарстанымны яклауда, үстерүдә өлеш кертергә тырышачакмын
XS
SM
MD
LG