Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Оренбур ягы хатын-кызы” бәйгесе бүләгенә милләттәшебез дә ия булды


Тәүхидә Низаметдинова
Тәүхидә Низаметдинова

5 мартта шәһәрнең филармония залында Оренбур төбәге губернаторы әмере белән 2009 ел өчен “Оренбур ягы хатын-кызы” бүләкләре тантаналы рәвештә тапшырылды. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр арасында милләттәшләребез дә бар.

“Оренбур ягы хатын-кызы” бәйгесе төбәктә 1998 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу вакыттан башлап төрле номинацияләрдә җиңүче хатын-кызлар саны 50 җитте.

Әлеге елны “Хатын-кыз - җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә “Татар Каргалы”сы урта белем бирү мәктәбенең директоры Тәүхидә Низаметдиновага профессиональ һәм җәмәгать эшчәнлеген уңышлы алып баруы өчен бирелде.

Мәктәп ике ел рәттән, милли проект кысаларында бер миллионлык президент грантын алуга иреште. Шулай ук әлеге проект нәтиҗәләре буенча мәктәпнең 7 укытучысы 100әр мең сумлык грантка ия булды. Беренче булып мондый грантны татар теле укытучысы алды. Укытучылар арасында педагогик гыйлемнәр кандидаты да бар.

Тәүхидә ханым Оренбур дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлый.1981 елда үзе тәмамлаган мәктәптә укытучы хезмәтен башлый. 2002 елдан башлап мәктәп директоры вазыйфасын үти.

Мәктәптә инновацион укыту программаларын үзләштерүгә зур игътибар ителә. Инде берничә ел җирле телевидение студиясе, нәшрият үзәге, электрон газет эшләп килә.

Кешенең бөек максаты бар икән, ул кешене тулысынча чорнап ала, аның уйларын, эш гамәлләрен. Тәүхидә Низаметдинованың максаты хезмәт: кешеләргә, авылга, мәктәпкә.
XS
SM
MD
LG