Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган АКШны әрмән геноциды резолюциясе турында кисәтә


Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган АКШ Вәкилләр Пулаты комитетының Төркияне Беренче дөнья сугышы чорында әрмәннәргә каршы геноцид кылуда гаепләүче резолюциясе АКШ-Төркия мөнәсәбәтләренә зыян китерә диде.

Эрдоган “Тышкы эшләр комитетының бу карары Төркиягә зыян китермәячәк, әмма ул икеяклы мөнәсәбәтләргә, мәнфәгатьләргә һәм киләчәккә карашларга зур зыян китерәчәк. Төркия югалтмаячак”, - диде.

Ул моны төрек эшмәкәрләре саммитында әйтте.

Комитетның узган атнакичтәге әлеге карарынан соң Анкара Кушма Штатлардагы илчесен чакыртып алды.

Хәзер Вәкилләр Пулаты җитәкчелеге бу резолюцияне пулатта тавышка кую-куймау турында уйлана.
XS
SM
MD
LG