Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы шартлауда үлүчеләр бар


Парламент сайлаулары узучы Гыйракта шартлаулар һәм ут ачулар нәтиҗәсендә, 24 кеше үлде, дистәләгәне яраланды.

“Франс-пресс” агентлыгы хәбәр итүенчә, күп кенә һөҗүмнәр Багдадтагы Әл-Фаллудҗе, Баакубе, Самарре шәһәрләре сайлау урыны янында булган.

Гыйрак башкаласында гына да торак йортларга ут ачу нәтиҗәсендә 20 кеше үлгән, гәрчә анда иминлекне 200 мең полиция һәм гаскәрләр саклаган.

Гыйрак премьер-министры Нури әл-Малики һөҗүмнәр гыйракларны куркытмыячак дип белдерде.

Экстремистлар Гыйрактагы сайлауларны өзү белән янаган иде.
XS
SM
MD
LG