Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:53

75 яшьлек Марина Салье инде 10 ел дәвамында журналистларга әңгәмә бирүдән баш тартып килде. Петербур шәһәр шурасы депутаты булганда ул тикшерүләр уздырып Владимир Путинның “кырын” эшләрен ачыклаган иде. Путин Русия президенты итеп билгеләнгәч, Салье кинәт кенә бер караңгы авылга китеп урнашты.

1990 еллар башында тикшерүләр уздырганнан соң, депутат Салье ул чакта Петербур шәһәр мэры урынбасары булган Путинны эштән җибәрүне таләп иткән иде. Әмма еллар узган саен Путин “өскә үрмәли” барды. 2000 елны ул Русия президенты булгач, Сальеның тикшерү уздырган документлары бик күп журналистлар, җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты.

Ләкин элекке депутат кинәт кенә җәмәгатьчелек күзеннән югала һәм бер авылга китеп журналистлар белән аралашудан баш тарта.

Менә бу көннәрдә Псков өлкәсенең караңгы бер авылында яшәүче Салье “Азатлык”ның урыс редакциясенә биргән әңгәмәсендә 10 ел элек “кеше күзеннән” югалуны үз гомере өчен курку сәбәпле булуын әйтте.

Халык ач...

Салье Путин белән бәйле тикшерүләрне Советлар берлеге таркалып, Петербурның икътисади яктан шактый авырлыклар кичергән 1992-нче елны башлый.

“1991-1992 елның көз-кыш айларында Петербур халкы ризыксыз калды. Монда өлкә җитәкчесе Анатолий Собчакның да, азык-төлек комитеты рәисе буларак минем дә гаебем юк, һәм бары карточка кертү белән генә күпмедер вакытка хәлне уңай килеш саклап кала алдык”, ди ул.

Сирәк металлар чит илгә озатыла, азык-төлек кайтмый

Сальега шул вакытта азык-төлеккә алмаштыру өчен Петербурда урман, металл һәм башка кайбер әйберләргә квота кертелүе мәгълүм була. Бу хакта рәсми беркем дә әйтми.

Аның җитәкчелегендәге Петербур шәһәр шурасының махсус комиссиясе, мэр каршындагы тышкы элемтәләр комитеты рәисе Владимир Путин һәм аның урынбасары Александр Аникин имзалаган документ нигезендә, азык-төлеккә алмаштыру өчен чит илгә 122 миллион долларлык бик сирәк металлар, нефть продуктлары һәм башка әйберләр чыгарылганын ачыклый. Петербурга инде карточкага гына бирелүче ит, бәрәңге һәм башка ризыклар кайтырга тиеш була.

Марина Салье
Путин арадашчы буларак 19 ширкәт белән килешүләр имзалый. Әмма халыкның хәлен җиңеләйтү өчен бернәрсә дә эшләнми, азык-төлек кайтарылмый.

Салье сүзләренчә, килешүләр ниндидер ялган ширкәтләр белән төзелүе ачыклана.

“Чималларны чит илгә алып чыгу лицензиясе Путин җитәкләгән комитет тарафыннан бирелә. Аны я Путин үзе, я аның урынбасары Аникин имзалый. Аларның лицензия бирергә хокукы булмаса да, бу тауарлар чит илгә китә”, ди Марина Салье.

Аның әйтүенчә, әлеге тауарларга бәяләрнең бик түбән булуы да игътибарга лаек. Белгечләр “Ведомости” газетасы хәбәрчесе Владимир Иванидзега аларның бәяләре дистә генә түгел, ә йөзләрчә тапкырга киметелгәнен әйтәләр. Моны газетка бастырган Иванидзены шунда ук эштән куалар һәм ул илдән китеп бара.

Әлбәттә, бу алыш-бирешләрдән кемдер шактый баеган. Шәһәр исә миллион доллар акча югалткан.

Прокуратурада эш “йомыла”

Ул чакта азык-төлек комитеты рәисе буларак Салье шактый тавыш куптара, Путинның канунсыз эшләвен фаш итеп, аны эштән җибәрүне сорый. Ул үз хисабын төзеп бетергәннән соң, аны президиум утырышы карамагына чыгара. Президиум аны хуплый һәм прокуратурага юллый.

Әмма әлеге эш прокуратурада тиз генә “тына”. 1998 нче елны Путин ФСБ җитәкчесе итеп билгеләнә, 1999 елның августында ул чактагы президент Борис Ельцин аны премьр-министр итеп билгели. Аннары инде президент вазыйфасына үз варисы итеп калдыра.

Бер көн элек...

Әлеге вакытка инде Петербурдагы аның коррупция эшләре онытылган була. Әмма Ельцинның Путинны президент урынына калдыруны игълан итәргә бер көн алдан гына Сальеның ишеген журналистлар шакый.

“НТВ журналисты 30 декабрь көнне минем эш урыныма килеп нәкъ шул сирәк металларны азык-төлеккә алмаштыру вакыйгалары белән кызыксына башлады. Һәм 31 декабрь көнне Ельцинның игъланыннан соң мин хәл нәрсәдә икәнне яхшы аңладым”, ди ул.

Билгеле булганча, НТВ ул чакта хосусый телевизион канал иде һәм Путинга каршы торды. Алар 8-9 ел элек булган вакыйгаларны Салье белән әңгәмә рәвешендә күрсәтәләр. Шуннан соң ук элекке депутатка төрле илләрдән чит ил журналистлары да мөрәҗәгать итә башлый.
“Гыйнвар дәвамында миңа кайсы гына мәгълүмат чарасының журналисты килмәде...”, ди ул.

Вакытында китеп калу

Салье үзенә беркайчан да янамауларын әйтә. Әмма үзенең хезмәттәше – Русия Дәүләт Думасы депутаты Сергей Юшенков бүлмәсендәге кешене күргәннән соң, күченеп китү хәерлерәк булачагын аңлый. Ул чакта Салье Ирекле демократик партия өчен эшли торган була. Һәм 2000 ел башында ул берләшү өчен демократ Сергей Юшенков белән очрашырга тиеш була.

“Мин аның бүлмәсенә килгәч, беркайчан да, бернинди шартларда да күрергә теләмәгән кешене күрдем. Мин аның фамилиясен әйтмим. Әмма тизрәк күченеп китәргә кирәклеген аңладым. Һәм тиздән Сергей Николаевичны үтерделәр”, ди ул.

1999 елгы Мәскәүдәге шикле шартлаулар нигезендә тикшерү уздырган Юшенков 2003 елның апрелендә атып үтерелә.

Белгечләр фикеренчә, Путинга төбәктә сугыш башлау өчен әлеге шартлауларда нәкъ чеченнарны гаепләү отышлы иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG