Accessibility links

Кайнар хәбәр

Масхадов үлеменә биш ел булды. Төньяк Кавказда вазгыять авыр булып кала


Чечен каршылык хәрәкәте җитәкчесе Аслан Масхадов 8 мартта үтерелде
Чечен каршылык хәрәкәте җитәкчесе Аслан Масхадов 8 мартта үтерелде

Чечняның каршылык хәрәкәте җитәкчесе һәм элекке президенты Аслан Масхадов үлеменә 8 мартта биш ел тула. Масхадовның үлеме Кремльнең Төньяк Кавказда контроль урнаштыру тырышлыгында мөһим адым булды. Ләкин бу вакыйгадан соң инде биш ел үтсә дә, төбәктә әле дә тынычлык урнашты дип әйтеп булмый.

2005 елның 8 мартында Русия рәсмиләре чечен каршылыгы җитәкчесе Аслан Масхадовның үтерелүе турында хәбәр итә. Моннан берничә атна элек кенә Масхадов Мәскәү белән сөйләшүләр башлау нияте белән утны берьяклы туктату турында фәрман биргән була.

Чечен сугышчыларын ахыргача юк итүне максат итеп куйган Русиянең ул чактагы президенты Владимир Путин Масхадовның бу авазына колак салмый. “Террорчыларны бәдрәфтә манчырга” чакырган Путин, сәләфе Борис Ельциннан аермалы буларак, алар белән бер өстәл артына утыруны күз алдына да китерә алмый.

Русия рәсмиләренең сөйләшүләрне кире кагуы ахыр чиктә бәрелешләрнең күрше төбәкләргә җәелүенә китерә. Масхадов бу турыда үлеменә берничә көн кала радиобызның Төньяк Кавказ бүлегенә биргән әңгәмәсе вакытында кисәтте.

Асылда бу процесс 1999 елда, Русия Чечняга биш ел эчендә икенче тапкыр гаскәр җибәргәч үк башлана.

Аслан Масхадов
Тәҗрибәле командир буларак, Масхадов үзенең сугышчылар челтәрен киңәйтү белән җавап бирә. Ингушетия, Кабарда-Балкар, Дагыстанда “фронтлар” ача. Берүк вакытта ул үзенең сугышчыларын тыныч халык арасында югалтуларны кулдан килгәнчә булдырмаска чакыра.

Ә менә аның варислары үзләрен мондый чикләүләр белән азапламый. 2006 елның июнендә Масхадов урынына килгән Әбделхәким Садуллаев та үтерелгәннән соң, каршылык хәрәкәте Доку Умаров кулына күчә. Ул шундук заманында Шамил Басаев тарафыннан оештырылган Риядус Салихин исемле интихарчылар төркемен торгыза. Бу төркем үзенең гамәлләрен башкарганда тыныч халыкны исәпкә алып тормый.

Узган ел Саян-Шуш электр станциясендәге каза һәм Мәскәү-Петербур тимер юлындагы шартлау өчен җаваплылыкны шушы төркем алган иде. Русия рәсмиләре терән шартлавын чечен экстремистларына бәйләсә дә, электр станциясендә террор гамәле булу ихтималын кире какты.

Масхадов Мәскәү белән сатулашулар нигезендә килешүгә ирешеп, Чечня өчен мөмкин кадәр күбрәк мөстәкыйльлек яулау тарафдары саналса, Умаров бар Төньяк Кавказ өчен чын бәйсезлеккә ирешүнең бердән-бер юлын изге сугыш, җиһадта күрә.

Совет офицеры


Аслан Масхадов һәм Шамил Басаев (с)
Тыйнак һәм тыныч тавышлы Масхадов 40 яшендә совет армиясендә полковник дәрәҗәсенә ирешә. 1991 елда Советлар Берлеге җимерелгәннән соң ул Чечняга кайтып, президент Җәүһәр Дудаев тарафыннан төзелгән армиянең башлыгы була.

1994-96 елларда ул чечен каршылыгын җитәкли. 1996 елның августында Грозныйны кайтару операциясе белән җитәкчелек итә. Ул операцияне белгечләр әле дә үрнәк итеп китерә. Җиңел корал белән генә коралланган берничә йөз сугышчысы белән Масхадов куәтле Русия гаскәрен берничә сәгать эчендә чигенергә мәҗбүр итә.

1994-95 елларда Чечнядагы Русия гаскәрләре белән җитәкчелек иткән генерал Геннадий Трошев соңрак үзенең мемуарларында Масхадовны бик оста командир дип искә ала.

Берничә ай эчендә Масхадов Русиянең ул чактагы Иминлек шурасы секретаре генерал Александр Лебедь белән солых килешүе имзалый. 1997 елның гыйнварында Масхадов Чечня президенты итеп сайлана. Халыкара күзәтүчеләр бу сайлауны гадел һәм ирекле дип таба. Май аенда Масхадов һәм Русия президенты Борис Ельцин Чечня белән Русия арасында дәүләтара мөнәсәбәтләр турында килешү имзалый.

Аслан Масхадов һәм Борис Ельцин (у)
Бу Масхадов карьерасында иң югары нокта булгандыр. Тиздән Масхадов белән каршылык хәрәкәтенең радикал канаты, беренче чиратта Шамил Басаев арасында хакимият өчен көрәш башлана. Исламчылар басымы нәтиҗәсендә Масхадов Чечняда шәригать канунын кертү турында карар чыгара.

1999ның җәендә Басаев Дагыстанга бәреп керә һәм бәйсез Төньяк Кавказ ислам республикасын игълан итә. Мәскәү Чечняны бомбалау белән җавап бирә һәм 1999ның октябрендә киң күләмле хәрби кампания башлый.

Масхадов янә Мәскәү белән сөйләшүләр башлауда ярдәм үтенеп, халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итә.

Моның урынына Путин Чечняның Мәскәү тарафлы хакимият башлыгы итеп мөфти Әхмәт-хаҗи Кадыйровны билгели. Ахыр чиктә бу аның улы Рамзан Кадыйровның хакимияткә килүенә юл ача. Бүгенге көндә Рамзан Кадыйров бар Төньяк Кавказда иң куәтле җитәкче санала.

Узган елның җәендә Кремль Ичкериянең сөргендәге хөкүмәте башлыгы Әхмәт Закаев белән Рамзан Кадыров вәкилләре арасында очрашуга фатихасын биргән иде. Ләкин Масхадов тарафдарлары белән Кадыров вәкилләре арасында февраль аена билгеләнгән очрашу билгесез вакытка кичектерелде.

Биш ел элек Масхадовның үлеменнән соң Русиянең ул чактагы иминлек секретаре Иван Рыбкин радиобызга биргән әңгәмәсендә Чечен низагының тиз арада хәл ителәчәгенә шик белдергән иде. Моның өчен ике яктан да профессиональ әзерлекле, зыялы шәхесләр кирәк, алар калмады, диде ул.

Күптән түгел Русия президенты Төньяк Кавказ бүлгесендә үзенең яңа вәкиле итеп Александр Хлопонинны билгеләде. Әлегә төбәктәге низагның хәл ителә башлавына ишарәләр юк. Киресенчә, көч кулланулар турында хәбәрләр көн саен диярлек килеп тора.
XS
SM
MD
LG