Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:05

Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Азамат Галин беренче тапкыр “Азатлык” радиосы хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде. Ул өченче Бөтендөнья башкортлары корылтаена әзерлек, башкорт халкы алдында торган максатлар турында сөйләде.

Азамат әфәнде, сез Бөтендөнья башкортлары корылтаен Башкортстан җитәкчелеге өчен шактый катлаулы чорда җитәкләдегез. Сезнең алда бүген нинди мөһим мәсьәләләр тора, шуларның берничәсен әйтеп китсәгез иде.

Мөһим мәсьәләләр дигәннән... Быел яңа Башкортстан тууына егерме ел була, Зәки Вәлидиебезгә 120 ел була, Өченче Бөтендөнья башкортлары корылтае үтәчәк. Икенче корылтайга сигез ел булды бит инде. Минем фикеремчә, республикада бүген хәлләр катлаулы түгел. Бүген бөтен Русиядә проблемалар тулып ята. Әйтәләр бит инде – кризис мировоззрения, дип.

Без горур халык бит инде. Безнең бар уйларыбыз – республикабызны ныгыту, барлык абруйлы шәхесләребезнең уй-фикерләрен халкыбызга җиткерү. Бу юнәлештә миңа хәтле булган рәисләр дә зур эшләр алып бардылар. Бүгенге көндә минем монда килүем, минем монда эшләвем – шушы кыска гына арада корылтайны матур гына иттереп үткәрү инде.

Элекке корылтайларга әзерләнүгә бер елдан артык вакыт бирелә иде. Ә монысына президент указыннан соң ярты ел гына үтте. Менә шушы кыска вакыт эчендә III корылтайны әзерләп үткәрү өчен административ системаны эчтән белгән кеше кирәк дип, мине сайлап куйдылар.

Менә сез “республикабызны ныгыту” дигән сүз кулландыгыз. Мәгълүм булуынча, соңгы вакытларда федераль үзәк унитаризм рельсларына күчә һәм милли республикаларның хокукларын кысу гына түгел, ә аларны теге яисә бу юл белән – кем беләндер берләштерепме, турыдан турымы – бетерү юлына басты сыман. Һәрхәлдә бу турыда Русиянең югары түрәләре, сәясәтчеләре ачык итеп сөйли. Сез мондый тенденцияләргә ничек каршы торып була дип уйлыйсыз?

Минем уйлавымча, Русия Федерациясе унитаризм юлына басмады. Ул унитаризм юлына басты дип әйтү, минемчә дөрес түгел. Русиянең бүген алып барган юлы - шул Путин сайлаган бит инде – “надо воспитать транснациональный бизнес», дип әйтте бит инде. Кайсы бер үзгәрешләр, минем уйлавымча, шуның белән бәйле.

Гафу үтенәм – төбәк компонентын бетерә торган 309нчы федераль канун кайсы ягы белән шул “транснациональный бизнеска” ярдәм итә?

Монысы икенче нәрсә. Бүген алып барыла торган үзгәрешләр – мин әйткәнгә бәйле. Русиягә “яңа буржуазия” кирәк. Шуларга шартлар тудыру бара. Ә милли компонентны алу, ягъни русификация... Русиядә чит илләрнең мәдәниятенә карап баш иеп торганда, без дә шулай эш итәргә тиешбез дип кылану, минемчә.

Сез бит инде милли компонентны саклап калу яклы?

Әйе.

Ә сезнең менә бу юнәлештә башка милли республикалар, шул исәптән Татарстан белән бергә эш итәргә ниятегез бармы?

20 февральдә Чабаксарда Идел-Урал халыклары форумы үтте бит инде. Анда барлык, дигәндәй, милли республикалардан, хәтта Кавказ республикаларыннан да катнаштылар. Шунда бер фикерне без үткәрдек: икенче форум бездә, Уфада үтәчәк. Безнең алда торган бөтен мәсьәләләрне шунда күтәрәчәкбез инде. Минем уйлавымча, шул халыкларның берләшүе... Русия Федерациясенә без күрсәтергә тиешбез – сез баскан юл дөрес түгел дип.

Без тарихыбызны, телебезне сакларга тиешбез, калдырырга тиешбез. Безнең көчебез шунда. Безнең көч шунда. Әйтәләр бит, 90нчы елларда Русия Федерациясе безнең милли республикалар аркасында гына сакланып калды, без булмасак, юкка чыгар иде дип. Бүгенге көндә дә шул ук хәл. Без үзебезнең сүзебезне алып барып җиткерәбез.

Шул ук вакытта – моны әйтеп китәргә кирәк - әгәр унитаризм булса, без шулай итеп җыелышып сөйләшә алмас идек. Унитаризм бит аны рөхсәт итми.

Юк, мин унитаризм тендецияләре турында искә алганда, ФСБ көчәюе турында сөйләмим. Минем сорау ул яссылыкта ятмый. Сүз бөтен хакимиятнең, карар кабул итү үзәгенең Мәскәүгә күчүе турында бара. Совет чорында шулай иде бит инде. Әле дә шуңа бара түгел мени?


Ә нигә күчә соң? Шул мин искә алган “яңа буржуазиягә” шартлар тудыру кирәк. Шулай диләр бит инде. Әмма, әгәр безнең милли республикалар каршы чыкса, кертмибез монда сезнең эшкуарларыгызны, йөрмәсеннәр монда, безнең үзебезнекеләр күп дип әйтсәләр, алар ни кылана алалар? Шуңа күрә бөтен булганны Мәскәүгә алалар. Минем уйлавымча, эш шунда.

Шуннан соң... Сез үзегезнең иң мөһим эшегез дип III Бөтендөнья башкортлары корылтаен җиренә җиткереп үткәрүне билгеләдегез. Ул Корылтайда башка мөһим мәсьәләләр белән беррәттән республикада урнашкан хакимият системасын саклап калу да күтәреләдер, мөгаен. Сер түгел – киләсе елны республикада җитәкчелек алышынырга тиеш. Аннан соң, быел җанисәп үтәчәк. Ул да сезнең Корылтайда карала торгандыр. Сез шәхсән үзегез менә шушы җанисәпне дә, республика җитәкчелеге алышынуы проблемасын да Бөтендөнья башкортлары корылтаена да кагыла торган проблемалар дип исәплисезме?

Өченче Корылтайда карала торган проблемалар билгеле: милли матбугат, тел, тарих. Шуннан артык икенче төрле мәсьәләләрне бүгенге көндә Корылтай алдына без куймадык.

Күптән түгел сез башкортларның җиргә хокукын канун нигезендә яңадан тергезү турында сүз кузгаттыгыз. Моны тормышка ашыруны ничек итеп күз алдына китерәсез?

Әйтеп китүем буенча, без горур халык бит инде. Шушы җирләр тарихи безнеке. Безнең фикеребезчә, халык үз җиренә үзе хуҗа булырга тиеш, кунак булырга тиеш түгел үз җирендә.

Бер сорауга, шулай да тулы җавап алынмады. Башкортстанның милли республика статусын яклаганда, шул ук Татарстан белән бергә эш кылу турында уйлыйсызмы, андый ниятләр бармы?

Без татар конгрессы белән бик тыгыз эшләячәкбез. Безнең андый планнар бар. Шул ук вакытта әйтеп киттем, Чабаксарда үткән форумның дәвамы Уфада булачак. Бөтен булган мәсьәләләрне шул форумда барлык милләт вәкилләре белән бергәләшеп караячакбыз. Бүгенге көндә, үкенечкә каршы, Казан юлларын бик таптый алмыйм. Өченче корылтайга бәйле чаралар бөтен вакытны ала. Ә болай, Казан безнең планнарда бар, бергәләшеп эшләү планнары.

Бу сораудан беркая да китеп булмый. Соңгы вакытларда Башкортстандагы федераль көч структуралары башкорт милли оешмалары җитәкчеләре белән ныклап кызыксына башлады. Хокук саклау органнары ысулларын кулланып: тентүләр, сорау алулар китте. Сез боларны нәрсә белән аңлатасыз?

Без бу проблеманы Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты утырышында карадык. Карап, халыкка мөрәҗәгать кабул иттек. Ул мөрәҗәгать корылтайның сайтында бастырылды. Безнең бәһа шунда бирелгән.

Безнең юлыбыз изге. Төп булган максатларыбыз, ниятләребез изге. Бергәләшеп кенә без мөһим мәсьәләләребезне чишә алабыз. Аерым хәл итә алмабыздыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG