Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

Чечняда Хөсәен Гакаев төркеме сугышчысы тоткарланган


Грозныйда, экстремистларга мөнәсәбәте булуда шикләнелгән ике кеше тоткарланган.

Чечня эчке эшләр министрлыгының “Интерфакска” биргән хәбәренә караганда, шикләнелгән кешеләр тоткарлаганда каршылык күрсәткәннәр һәм алардан 4 гранат табылган.

Хокук саклаучы оешма вәкилләренең әйтүенә караганда, тоткарланганнарның берсе сугышчыларның Хөсәен Гакаев төркеме әгъзәсе булуы ачыкланган.

XS
SM
MD
LG