Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак калфак” оешмасы съезды Мөхлисә Буби укулары оештыра


Чәршәмбедә Казанның Милли-мәдәни үзәгендә татарның күренекле ханымы Мөхлисә Буби укулары узачак. Аны татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы әзерли.

Мөхлисә Буби үзенең абыйлары һәм аларның хатыннары белән берлектә Иж-Буби авылында татар хатын-кызлары өчен мәктәп оештырган шәхес.

Гомүмән алганда, татарларда беренче гимназия булган бу мәктәптә, Русиядә яшәүче күп төрле төрки халыкларның балалары белем алган. Һәм ул тиз арада Русия күләмендә мөселманнарның мәгърифәт үзәгенә әверелгән.

1910 елда физика, химия, математика, гәрәп, француз, төрек телләреннән башка укучылар география, химия фәннәрен дә өйрәнгәннәр. Мәктәп бары тик бай милләттәшләребез акчасына эшләгән.
XS
SM
MD
LG