Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйраклылар сайлау нәтиҗәләрен көтә




Җиде ел элек Сәддам Хөсәен бәреп төшерелгәннән бирле бу Гыйракта инде икенче парламент сайлавы. Американ гаскәрләренең 2011 елда Гыйрактан китәргә җыенганын искә алганда, бу сайлау яшь Гыйрак демократиясенең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтергә тиеш иде.

Хәзерге премьер-министр Нури Әл-Мәлики тагын бер мөддәткә хакимияттә калырга тырыша. Ләкин, килгән хәбәрләргә караганда, Мәликинең төп көндәше, элекке премьер Аяд Аллави аңа җитди каршылык күрсәтергә мөмкин.

Беренчел нәтиҗәләр 11 март атнакич көнне игълан ителер дип көтелә. Ирекле Гыйрак радиосының Багдадтагы хәбәрчесе Лаит Әхмәт сүзләренчә, әлегә партияләр коалиция турында сөйләшүләр башларга теләми, алар рәсми нәтиҗәләрне көтә.

“Әлегә яңа хөкүмәт турында сөйләшүләр башлаучы юк. Алай да, кайбер мәгълүматлар инде килә, чөнки партияләрнең урыннарда үз күзәтүчеләре бар” ди Әхмәт.

Тавыш бирү көнендә Багдадта һәм башка урыннарда булган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә корбаннар саны 40ка җиткән. Шулай да, төрле янауларга карамастан, тавыш бирүдә катнашу дәрәҗәсе шактый югары, 62% чамасы дип хәбәр ителә. 2005 елда 70% чамасы иде.

“Аллага шөкер, бомбалар, ракета һөҗүмнәренә карамастан, гыйраклылар тавыш бирү урыннарына килде, – ди Саад Абтан исемле Багдад егете. – Мин яңа хөкүмәтне сайлау кампаниясе вакытында биргән вәгъдәләре үтәргә чакырам. Безгә иминлек һәм төзекләндерү кирәк.”

Төгәл нәтиҗәләр билгеле булмаса да, төньяктагы Киркук каласында көрдләр урамга чыгып, әләмнәр болгап, җыр-биюләр белән үзләренең канәгатьләнүен белдерде.

“Быелгы сайлау узганыннан яхшырак булды. Аллага шөкер, сайлау чиста һәм тыныч үтте. – ди Әбдел Рахман Хөсәен. – Килгән хәбәрләргә күрә Аяд Аллави яңа премьер булачак. Мин исә тавышымны Көрдестан коалициясенә бирдем.”

Көньяктагы Басра каласында да сайлаучылар тавыш бирүнең ничек үтүе белән канәгать булганга ошаган.

“Валлаһи, мин ирекле тавыш бирдем, беркем дә миңа әйтеп тормады. - ди Мөхәммәт Бани исемле Басра кешесе. – Безгә бу авыр хәлдән чыгарга ярдәм итә алган кеше кирәк. Без сайлаган кешеләр бу арыган халыкка хезмәт итәр дип өметләнәбез.”

Американ президенты Барак Обама курыкмыйча тавыш бирергә килгән Гыйрак халкына ихтирамын белдерде.

“Кушма Штатлар Гыйрак халкына алга таба да ярдәм итәчәк. Без бу сугышны туктату өчен җаваплы, Гыйрак халкына киләчәген үз контроленә алуда ярдәм итәргә тиешбез” ди Обама.

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен бу сайлауны демократик Гыйрак төзү эшендә мөһим адым дип атады.
XS
SM
MD
LG