Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилия АКШ тауарларына өстәмә салым куя


Бразилия Кушма Штатлардан кертелә торган кайбер тауарларга чикләүләр кертергә жыена.

Ул бу гамәле белән Америка житәкчелеге тарафыннан кайбер мамык житештерүчеләргә бирелә торган канунсыз ташламаларны көченнән чыгарырга ниятли.

Бу карарны Бөтендөнья сәүдә оешмасы (ВТО) да хуплаган. Әле 2008 елда ук бу оешма АКШ белән хезмәттәшлек итүче аерым фермерларга өстәмә түләүләрне канунсыз, дип атаган иде.

Бразилия АКШтан кертелә торган йөздән артык тауарга өстәмә бер салым салырга ниятли. Анда бизәнү әйберләреннән башлап машиналарга кадәр бар.
XS
SM
MD
LG