Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:55

Кадет мәктәбендә җәберләнгән бала үзенә кул салган


Бала бишенче каттан сикергән тәрәзә

Бала бишенче каттан сикергән тәрәзә

Мәскәүдә 10 яшьлек Сәет Фәхретдинов үзе яши торган фатир тәрәзәсеннән ташланып, үзен-үзе үтергән. Бу котычкыч хәбәрне ишеткән кешеләрнең берсе дә бу аянычлы хәлгә битараф калмагандыр. Шундый яшь баланы якты дөньядан менә шундый юл белән китәргә нәрсә мәжбүр иткән соң?

Кадетлар мәктәбенең өченче сыйныфында укыган бала классташлары тарафыннан күп төрле жәбер, кыйнаулардан интегеп яши. Әтисеннән берничә мәртәбә ялынып, алыгыз мине бу мәктәптән дип тә әйтеп карый. Ләкин атаның баласын хәрби итеп үстерәсе, үзенчә кеше итәсе килгән, күрәсең.

Бу фаҗигә инде берничә көн Интернеттагы татар сәхифәләрендә тикшерелә, анда күренгән язмаларда әлеге бала юаш булса да, гаделлеккә омтылучан иде дип языла.

Бер классташ малае аннан, ник безнең белән дуслашмыйсың дигән сорауга Сәет: “Теләмим, чөнки син бандит!” дип жавап бирә. Шуннан соң баланы кыйнаулар башлана.

Мәгарифтә толерантлык юк шул

Сәетнең гаиләсен яхшы белгән хокук яклаучы Мөхәммәт Миначев сүзләренә караганда, бала асылда Русия мәктәпләрендә киң җәелгән түземсезлек корбаны булган.

Миначев, Сәет гаиләдә бердәнбер бала иде, ди: “Ул әле генә хастаханәдән чыккан иде. Мәктәбенә баруга аны тагын да кыйнаганнар. Толерантлык дигән нәрсә юк анда. Бала чыдый алмаган, күрәсең. Мин әле Сәетнең әтисе Рамилгә ул баланы мәктәпкә биргән вакытта ук, “Анда бирмә, гади мәктәпкә бир!” дигән идем. Ә ул, анда тәртип булыр, балам - малай бит дип, шушы хәрби мәктәпне сайлады. Менә сиңа тәртип!

Бала үзе дә алыгыз дип ялынган

Cәет Фәхретдинов
Миначев әйтүләренә караганда, Сәет үзе дә мәктәптәге җәбергә түзә алмый аны башкасына күчерүне сораган булган. "Ләкин ул мондагысында быел инде өченче класста укый иде, гади мәктәптә күчсә, бары тик икенче класска гына алабыз дигәннәр, әтисе тагын бер ел югалтырга теләмәде", диде Мөхәммәт әфәнде.

Сәет укыган класста башка милләт балалары булу-булмавы билгесез, ләкин аны кыйнаган берничә малайның әтиләре Чечняда һәлак булулары һәм аларның мөселман баласыннан үч алырга теләп, даими рәвештә кыйнаулары, кадет мәктәбендә толерантлык тәрбиясенә игътибар бирмәүләр - болар барысы да шушы аяныч фажигәгә китергәннәр дип әйтергә була.

Мөхәммәт Миначев, иң зур гаеп - балалар күңелендә бер-берсенә хөрмәт, түземлелек тәрбияләмәгән, үзләре дә Сәеткә начар карашта булган укытучыларда һәм бөтен системада дип саный.

Хокук саклау оешмаларына мөрәжәгать

Баланың әтисе Рамил Фәхретдинов бу хәлләр турында гаризаларын прокуратурага да , милициягә дә илткән. Ә менә жинаять эше ачканнармы, юкмы – анысы билгесез. Мәскәүдәге татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, һәм берүк вакытта Мәскәү хөкүмәтендә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эшен алып барган генерал Рөстәм Акчурин Азатлык радиосына, бу гариза хәзер прокуратурада карала дип белдерде.

Рамиль әфәнде Мәскәү шәһәренең Төньяк-көнбатыш административ бүлге мәгариф департаментына язган гаризасында, 1700 санлы кадет мәктәбендә даими кыйнауларны тикшерү өчен комиссия төзүне үтенә.

"2007 елда ялган рекламаларга ышанып, без баланы, мәктәп безнең өйгә якын гына дип шунда укырга бирдек. Аның сәләмәтлеге менә дигән иде беренче дәрәжәдә иде. Ул укый, яза, рәсем ясый белә һәм арифметикадан мәсьләләрне чишә белә иде.

Укуның беренче көннәреннән үк укытучылар ягыннан улыма тискәре караш булды” дип Рамил Фәхретдинов баласына карата берничә укытучының тиешсез кыланулары, даими мыскыл итүләре, башка укучыларны аңарга каршы котыртулары турында яза.

Шулай итеп, жәберләрдән һәм үзен аңламаулардан чыгар юл таба алмаган 10 яшьлек бала - Сәет Фәхретдинов иң соңгы юлны, бишенче кат тәрәзәсеннән урамга атлау юлын сайлый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG