Accessibility links

Ир кулында хатын-кыз һөнәре


Рәфкать Йосыпов
Рәфкать Йосыпов

Татар Каргалы авылында гомер иткән 84 яшьлек Рәфкать Йосыпов - күпкырлы кул остасы. Ул шәл бәйләү өчен эш кораллары гына ясап калмый, ә мамык шәлләр, палантиннар, оекбашлар бәйли. Оренбур төбәге өчен, әлбәттә, бу хәл сирәк күренеш түгел.

9 балалы гаиләдә үскән милләттәшебезнең 7се кыз бала була. 6 яше тулгач аңа әнисе: “Җитте, трай тибеп йөрергә, бәйләргә өйрәнергә кирәк", ди. Элек авылда бөтен гаилә белән бәйләгән булалар. Моның белән гаиләнең матди хәле бәйле булган.

Менә шул вакыттан бирле, Рәфкать абый кулларыннан бәйләүне төшерми. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән кебек, ул бәйләү белән генә чикләнми. Шәл бәйләү өчен кирәк булган эш коралларын - орчыклар, энәләр, әвернәләр ясый. Шәл бәйләүчеләр эшен җиңеләйтү максатыннан, кечкенә аяк киеме тартмасы зурлыгында, дебет эрләү өчен машина булдырган. Боларны оста барысын да үз кулы белән төзегән һөнәрханәдә эшли.


Рәфкать Йосыпов бервакытта да авылдашларыннан бәйли белгәнен яшермәгән. Элек ирләр аның бу эшенә, хатын-кыз эше белән шөгыльләнә дип, көлеп караган булсалар, хәзер инде тынычланганнар.

Инде хәзер алар тормыш иптәше Равилә апа белән бергәләп бәйлиләр. “Шәлләр озаграк бәйләнә, ә мин эш нәтиҗәсен тиз арада күрәсем килә. Шуңа күрә без хезмәтне бүлештек: хатын – шәлләр, мин – оекбашлар бәйлим. Күмәк эш башкаргач, безгә холыксызланырга вакыт калмый. Дебет җепкә әйләнә барганда, нервлар тынычлана төшә”, ди оста.


Бу тату гаиләдә биш кыз үсә. Хәзер инде барысы да үз гаиләләре белән яши. “Гаиләдә кызлар гына булса - яхшы була икән ул”, ди әтиләре.

Кызлары Мөнирә гаиләләренең шәҗәрәсен төзегән. Ике ел хезмәт нәтиҗәсе – җиде буынга кадәр 486 кеше исемен теркәүгә ирешкән ул. Рәфкать абый әлеге исемлектә 34нче, нәсел башлыгы Сөләйман – 237нче. Тумышлары белән барысы да Каргалы авылыннан. Беренче шәҗәрәләре яфраклы агачны хәтерләткән булса, хәзергесе чын генетиклар язмасына якын. Шунысы кызыклы: исемнәр бер дә кабатланмый.

Рафилә Йосыпова

Элек һөнәр остасы авылдашларына йортлар төзегән булса, бүген ул йортларны кечкенә бүләк кыяфәтендә эшләп, оныкларына, күрше балаларына истәлеккә дип тарата. Эшләгән уенчыкларның күбесе авыл мәктәбе музеенда да урын алган.

“Кешеләрне шулай куандырсам, бәлки гомерем дә озын булыр”, ди милләттәшебез. Бу һөнәрләргә ул әтисе Шәрифулладан өйрәнеп кала. Әлеге ишле гаиләгә дә кайгылы көн килә - 9 балалы ата сугышта һәлак булып кала. Әтисез калган егет терлекче, Кузбасста шахтачы авылда тимерче, балта остасы булып эшли.

Рәфкать Йосыповның кул эшләнмәләре

Әлеге гаилә әгъзалары барысы да иҗади кешеләр. Алар төбәктә үткән “Халык иҗаты”, “Күп балалы иң яхшы гаилә” бәйгеләрендә дә җиңүчеләр рәтендә булды.

“Минем бәйләү эшләрем, безнең кебек, лаеклы ялда булучыларның матди хәлен яхшыртуда бер ысул”, ди һөнәр иясе Рәфкать Йосыпов.
XS
SM
MD
LG