Accessibility links

Кемеровада яңа ягулык эшләнәчәк


Кемерово өлкәсендә, Русиядә беренчеләрдән булып, моторлар өчен, күмерне газлау белән барлыкка килгән, синтетик ягулык әзерли торган завод төзәячәкләр.

Өлкә губернаторы Аман Тулеев, ул завод ятмалары 160 миллион тонна дип фараз ителгән, Серофимовский шахтасы янында төзеләчәк дип белдерде.

Бу проектны “НПО Кузбасс” ширкәте тормышка ашырачак. Аның житәкчесе Александр Стариков, ул биш елда төзелеп бетәчәк һәм аның бәясе 800 миллион долларга төшәчәк, дип белдерде.

Шул ук вакытта ул, бу сыек ягулыкны беренче чиратта очкыч һәм ракета моторлары өчен файдаланырга мөмкин булачак,- диде.
XS
SM
MD
LG