Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лхаста Кытайга каршылык күрсәтүләргә 51 ел тулды


Тибет буддистларының рухи житәкчесе Далай-лама Кытай житәкчеләрен Тибетта буддизмны юк итергә тырышуларында гәепләде.

Лхаста кытайга каршы узган демонстрациянең 51 еллыгына багышланган мөрәжәгатендә Һиндстанда сөргендә яшәүче Далай-лама, Кытай хәкимиятләре Тибет монастырьларында патриотик тәрбия бирү компанияләре оештыра, дип белдерде.

1959 елда Лхаста булган вакыйгалар еллыгы алдыннан полиция хезмәткәрләрен арттырды.

Пекин Далай-ламаны Тибетка бәйсезлек таләп итүендә гәепли. Кытай ул төбәккә бары тик автономия генә бирергә тели.
XS
SM
MD
LG