Accessibility links

Миңнеханов: “Шәһәр тончыга”


Татарстан хөкүмәте башлыгы, республика президенты вәкаләтләре бирелгән Рөстәм Миңнеханов Казандагы транспортның бик күплеген һәм юл челтәренең камил булмавын иң зур проблема буларак атады. Бу хакта ул башкала хакимиятенең 2009 ел хисабына багышланган утырышында әйтте.


Тагын бер-ике елдан Казандагы машиналар саны 400 меңгә җитәчәк. Бу хәл үз чиратында юллардагы бөкеләрнең тагын да озынаюына, әйләнә-тирәнең пычрануына һәм кирәк урынга вакытында барып җитә алмауга китерәчәк.

Дөрес, Миңнеханов сүзләренчә, Казандагы юлларны рәткә китерү өчен Русия казнасыннан 10 миллиард сум “бюджетлы кредит” каралган. Юл кисешкән урыннарны зурайту һәм киңәйтү, күперләр салу өчен аның бер өлешен тота башлаганнар инде. Әмма бу акчалар гына бәладән коткармаячак.

“10 миллиард сумны тотарга тиеш. Аны иң катлаулы юл кисешкән урыннар өчен планлаштырдык. Шәһәр чыннан да тончыга”, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов
Юл кырыйларына калдырган машиналар Казан өчен шулай ук зур бәла булып тора. Беркемгә дә сер түгел, кичләрен йокы бистәләре, ягъни спальный район дип аталган өлештәге йортларның ишек аллары, урамнар машина белән тулса, көннең якты өлешенә алар шәһәр уртасына һәм үзәккә якын урамнарга күчә.

Хөкүмәт башлыгы сүзләренчә, машиналарны калдыру урыннары булдыру турындагы программа әлегә тормышка ашмый. Ул шәһәр думасы депутатларын кайбер чикләүләр кертү турында уйларга чакырды.

“Без я шулай бөкеләрдә торып көн күрүебезне дәвам итәчәкбез, я ниндидер карарлар кабул итәргә тиеш. Күп илләрнең тәҗрибәсе бар. Алар моны үтте, кайберләре хәл итә. Мисал өчен, Сингапурда чикләүләр бар. Ни генә булса да, без җәмәгать транспортын арттырырга тиеш. Ни генә булмасын, юлда калдырылган машиналарны алырга тиешбез”, ди Миңнеханов.

Тузган тораклар әле дә бар


Казан думасының әлеге утырышы Ратушада үтте. Ратуша каршына пикетка шигарьләр язылган плакатлар күтәргән халык җыелды.
Язуларның җиргә бастырып куелганнары да бар иде. Берсенә “Чиновникларны эш машиналарыннан кызыл автобусларга күчерүне таләп итәбез” дип язганнар.

Башка шигарьләргә килгәндә исә фатир төзү өчен акча биреп алданганнар, әле дә тузган торакларда (трущобаларда) яшәүчеләр, шәһәр мэрын халык сайларга тиеш дип белдерүчеләр дә бар иде.

Бүген Казанда 15 мең укытучы торак шартларын яхшыртырга тели. Бу хакта шәһәр думасы депутаты, 121нче гимназия мөдире Венера Хәйретдинова белдерде. Ул укытучыларның уртача хезмәт хакларының 8 мең сумнан әз генә артык икәнен дә әйтеп китте. Шуңа күрә Хәйретдинова социаль ипотекада укытучылар өчен аерым квота булдыру кирәклеген сорады.

Миңнеханов сүзләренчә дә, торак мәсьәләсе шәһәр алдында торган төп максатларның берсе. “Кешеләр дә көтә. Һәм президент та социаль ипотекада халык 3 елдан артык чиратта тормаска тиеш, диде. Әлегә иң зур чират Казанда”, ди Миңнеханов. 2010 елда ул 400 мең кв/м торакның төзелергә тиешлеген дә әйтеп китте.

Утырышта чыгыш ясаучылар 12 ел элек мәктәпләргә өләшенгән компьютерларның инде искергән булуын да, спортзалларга ремонт кирәклеген дә, спорт җиһазларының тузганлыгын да, шәһәргә кушылган авыллардагы юлларның һәм яшәеш челтәренең начарлыгын да белдерде.

Универсиада булмаса?

Ванкувер Олимпиадасында Русия спортчыларының артка тәгәрәве дә Универсиаданы көткән Казанны борчуга салган. “Бүген Казандагы балалар спорт мәктәпләрендә 800дән артык тренер эшли. Аларга уртача 54 яшь. Уртача хезмәт хаклары да 6 мең 100 сум. Югары уку йортын бетергән яшь белгечнең хезмәт хакы 4330 сум. Бу акчага яшь тренерлар килми”, диде шәһәр мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренчә, 2006 елдан бирле әлеге мәктәпләргә бары тик 12 генә яшь белгеч килгән.
Депутатлар утырыш алдыннан

Шулай да шәһәр башлыгы үзенең чыгышы вакытында Универсиада аркасында зур эшләр башкарылуын да билгеләп үтте. Спорт корылмаларын төзү дә, транспорт челтәрен яхшырту да, хоккей тартмачыклары булдыру да, 40 мең агач утырту да, метроны озынайту да Универсиада сылтавы белән бара бит.

Рөстәм Миңнеханов та әлеге утырышта үзенең чыгышын “Әгәр Универсиада булмаса безнең белән нәрсә булыр иде һәм нәрсә белән шөгыльләнер идек?” дип башлады.
XS
SM
MD
LG